ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

29 ноябрьдән  6 декабрьгә кадәр diktant.rgo.ru    сайтында Халыкара акция “ Географик диктант “ үткәрелә. Диктант язу өчен  diktant.rgo.ru сайтында үзегез теләгән диктант язу мәйданчыгын табарга һәм теркәлергә кирәк. Диктантны барлык теләгәннәр яза ала.Туган илебезне яратырга, аның географиясен, тарихын белергә кирәк. Унышлар телибез!

27 нче ноябрьдә Теләче урта мәктәбендә “Хәвефсез тәгәрмәч” дип аталган яшь инспекторлар  бәйгесендә призлы урынга чыккан укучыларыбызны һәм аларның җитәкчесе Р.Р. Гатиятовны бүләкләү тантанасы узды.

Россия Федерациясе Президенты фәрманы нигезендә 2020 нче елның 14 нче декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.


29
ноябрь, 2020 ел
якшәмбе

Илдә билгеләнеп үтүче бихисап бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора.

Ул беркем дә битараф кала алмый торган бәйрәм. Һәрбер хатын- кыз бу тормышта әни булу бәхетен татырга лаек. Үстереп, олы тормыш юлына чыгарган балалары куаныч китереп, ил-көнгә лаеклы уллар-кызлар булып үссәләр, әни кеше өчен бу икеләтә бәхет.

Мөслим, Әгерҗе, Теләче, Мамадышның үзеннән булган йөзүче егет-кызлар катнашты әлеге ярышларда. Теләче спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренер Заһидуллин Б.Х., инструктор-спортсмен Галимов Н. җитәкчелегендә бу турнирда булып кайттылар. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

        «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л. З. социаль хезмәт алучы бала белән дәрес үткәрде. Ком терапиясе балалар өчен бик кызыклы һәм нәтиҗәле технология булып тора. Комлыкта уздырыла торган дәрес фантазияне, иҗади сәләтләрен, образлы фикерләүне, вак моториканы, игътибарлылыкны һәм концентрацияне үстерә. Дәрес ахырында бала "Роботлар" дип аталган уен уйнады.

          «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Хөсәенова Л.З. Олы Мәтәскә  мәктәптә укучы балалар белән “Мин һәм минем Туган илем” технологиясе кысаларында "Мин Россиядә яшим" дигән темага дәрес үткәрде. Максаты: патриотизм хисе, үз илең өчен хөрмәт һәм горурлык, дәүләт символларына хөрмәт, үз илең тарихына карата кызыксыну тәрбияләү, Россия мәдәнияте турында белемнәрне тирәнәйтү. Дәрес уен-сәяхәт рәвешендә узды.

23 нче ноябрьдән   13   нче  декабрь көннәрендә   Теләче урта мәктәбе укучылары  «Урок  Цифры» дип исемләнгән Бөтенроссия белем бирү акциясендә катнашалар.  Бөтенроссия белем бирү акциясен информатика укытучысы  Ф.Ф. Гаптрахманов оештыра.  Бөтенроссия белем бирү акциясендә  1-11 нче сыйныф укучылары катнаша.

2020 ЕЛНЫҢ 1 ДЕКАБРЕНДӘ МИЛЕК САЛЫМНАРЫН ТҮЛӘҮ СРОГЫ ЧЫГА

25 ноябрь  көнне Баландыш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Тимербаев Раил  Таҗетдин Ялчыгол исемендәге  V региональ  фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. (Җитәкчесе Тимербаева  Ф.Р.)    Zoom аша үткәрелгән әлеге конференциядә Раил 2 урынга лаек булды.  Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International