ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Чөнки өлкәннәр  мондый игътибарга бик лаек һәм һәрвакыт китапханәчене түземсезлек белән көтеп алалар. Инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелгән әлеге чараның исеме «Согреем ладони, разгладим морщинки» дип аталды. Уңайлы шартларда мөмкинлекләре чикле китап укучыларыбыз “Татарстан” журналы, “Вестник ЗОЖ” газетасы, “Приусадебное хозяйство”, “Домашний доктор” журналларындагы хәбәрләр һәм дөньядагы яңалыклар белән таныштырылды. Алар белән җылы әңгәмә корылды.

«Добра идет по земле» исемендәге акциягә кушылып, инвалидлар декадасы уңаеннан 4  декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызның ин күп китап укучысы, иң актив мәдәният йорты тамашачысы булган Ибраһимовлар гаиләсендә булдылар. Аларның хәлләрен белешеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар.

С этой целью работники культуры Средняя  Меша провели исторический час на тему «Билгесез солдат истәлегенә”.

3 декабрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре сыйныф җитәкчесе белән берлектә,  укучыларга  Билгесез Солдат көне уңаеннан «Исемең синең билгесез, батырлыгың үлемсез»дип исемләнгән патриотизм сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, совет кешеләренең үлемсез батырлыгы һәм сугыштан кайтмаучылар, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаулары турында сөйләделәр. Шул уңайдан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.

Изге эшләр марафоны – ул мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар проблемаларын хәл итү, бу эшчәнлеккә җәмгыятьне җәлеп итү өчен бер сәбәп.

Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Шул уңайдан , Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә,  “Исемең синең билгесез, батырлыгың - үлемсез» дип исемләнгән патриотик дәрес үткәрде. Укучыларга бу датаның тарихы , сугыш кырларында хәбәрсез югалган авылдашларыбыз турында сөйләнде, С.Хәкимнең “Йолдыз”,  М.Кәримнең “Билгесез солдат” шигырьләре кычкырып укылды.

Мәдәният хезмәткәрләре балаларны Россиянең истәлекле көне - Билгесез солдат көне белән таныштырдылар.  Әлеге дата Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган билгесез солдатлар хөрмәтенә билгеләп үтелә.

Кичә барышында булачак солдатка изге теләкләр, исән сау хезмәт итеп авылга кайтуны теләделәр.

3 декабрь “Инвалидлар декадасын” Шармаш мәдәният хезмәткәрләре “Без бер-беребезгә кирәк” акциясен үткәрүдән һәм балачак инвалиды Валентина Петровна йортына барудан башладылар. Игътибар шундый кешеләр өчен иң кирәкле нәрсә бит ул. Безнең аралашу дусларча җылы даирәдә узды.  Валентина оптимизмын һәм шат күңеллелеген югалтмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International