ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Балалар Кыш бабай турында кызыклы риваять белделәр,  табышмакларга, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Күргәзмә материаллары театр дөньясын яңача ачарга ярдәм итәчәк, укучыларны театр турындагы кызыклы китаплар белән таныштырачак. Биредә театр тарихы, язучылар-драматурглар һәм актерлар иҗаты турында китаплар урын алды.

Шәдке балалар бакчасының балалары төзү материаллары белән уйнарга бик яраталар. Эшчәнлек вакытында алган белемнәрен алар уен вакытында ныгыталар. Бергәләшеп дустанә мөнәсәбәттә, аралашып уйнарга өйрәнәләр.

Баландыш авыл китапханәсендә «Китап сезнең өйгә ашыга» акциясе бара, аның барышында китапханәчеләр өлкән яшьтәге гражданнарга һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә китап белән аралашу шатлыгы тудыру турында кайгырталар. Шул уңайдан Баландыш авылы китапханәчесе Миләүшә Нәҗипова аларның өйләрендә булды, социаль яктан файдалы мәгълүмат, әдәбият һәм вакытлы матбугат яңалыклары белән таныштырды. 22 ноябрьдә өлкән укучыбыз Сәгыйть абый Шакиров янында булып, кирәкле китаплар алып киленде. Ул үзенә күрсәтелгән игътибар һәм яраткан китапларны уку мөмкинлеге биргән өчен бик рәхмәтле булды.

Хәзерге вакытта коррупция бик актуаль проблема булып тора. Балалар белән әңгәмә корганда мәдәният хезмәткәрләре коррупция барлыкка килү, аның сәбәпләре һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин булуы турында сөйләделәр. «Сказка о попе и его работнике Балде», «По щучьему велению», «Гуси лебеди», «Петушок и бобовое зернышко» әкиятләрен анализлап, әңгәмәдә катнашучылар барысы да коррупция - ул начар һәм законсыз, кеше һәрвакыт гадел булырга тиеш, һәм дөньяда барысы да акча белән кыйммәтләнми дигән нәтиҗәгә килделәр. Танып-белү сәгате вакытында «Колобок на новый лад» курчак театры куелды.

СССР тарихында беренче халык санын алу «1926 ел) " эшче ! Крестьян Син тормыш корасың. Бу халык санын алу сиңа ярдәм итәчәк". Киләсе халык санын алу (1939 ел) «искиткеч совет кешеләренең тормышы турында кыскача һәм якты повестьлар белән тутырылган һәр сан алу битенең барлык сорауларына дөрес җаваплар бирү» девизы белән барды. 1959 елгы беренче сугыштан соңгы исәпкә алуның девизы : «халык санын алуны уңышлы уздыруга бөтен дөньяга ярдәм итегез! Бөтенсоюз халык санын алу – бөтенхалык эше"»

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән  Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган "Коррупциягә юк" исеме астында рәсем конкурсы үздырды.

Бу көн бәйрәм буларак кына түгел, ә бөтен дөньяда балалар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтергә ярдәм итүче көн буларак та уйланылган. Бу дата уңаеннан Айдар авылы китапханәчесе " Нәни кешенең зур хокуклары» дип исемләнгән буклет төзеде. Буклетта баланың төрле яшь этапларындагы төп хокуклары чагылдырылган. Шулай ук анда  укучылар бик еш җавап таба алмый торган хокукый юнәлештәге сораулар да урын алды. Балалар Конвенция статьялары белән таныштылар, үз хокукларыңны ничек белү һәм төрле хәлләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында белделәр.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  21 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә  “Дети-герои Великой Отечественной Войны” исемле презентация күрсәтелде. Презентация барышында  балаларга   Бөек Ватан сугышында  катнашкан герой пионерлар, аларның фронттагы һәм дошман тылындагы  батырлыгы  турында сөйләнде.

Урта Мишә авыл китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы XIII нче Дөньякүләм үтүче татарча китап укучылар онлайн марафонында актив катнашканы өчен Диплом белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International