ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Теләче урта мәктәбендә коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру комиссиясе утырышы булып үтте. Коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыру комиссиясе утырышын  комиссия председателе Ф.Ф. Гаптрахманов алып барды.

Теләче 2нче балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар белән, коррупциягә каршы тәрбия бирү буенча, «Әкиятләр дөньясында коррупция» темасына шөгыль үткәрелде. Шөгыль барышында тәрбияче Юсупова Г.Ф. балаларга “ришвәт”, “янап акча алу" төшенчәләрен аңлатты һәм алар белән бергә “Кәҗә һәм кәҗә бәтиләре” әкияте геройлары башкараган гамәлләр мисалында төрле ситуацияләрне карап үттеләр. Шөгыль азагында  балалар коррупция - ул начар, кеше һәрвакыт гадел булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.

Сугышка кадәр алар мәктәптә укыган, уйнаган һәм шатланган гади малайлар һәм кызлар иде. Әмма сугыш башланды... Яшь булуына карамастан, балалар өлкәннәр белән бергә Ватанны саклауга баскан, Бөек Ватан сугышында җиңүне якынайтып, героик гамәлләр кылган.
Күкчә авыл китапханәсендә яшь герой-пионерларга һәм Бөек Ватан сугышының 75 еллыгына багышлап "Алар Җиңүне якынайтты" дип исемләнгән Күкчә авылының сугыш чоры балаларына багышланган альбом эшләнде.

Алар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Туган телдә белем бирү буенча иң яхшы практика грантына” лаек булдылар. Әлеге мәртәбәле грантка җөмһүриятебезнең 93 мәктәбе дәгъва иткән иде. Беренче турдан нибары 30 мәктәп икенче турга үтә алды. Грантта катнашучы мәктәпләрне республиканың махсус эксперт комиссиясе тикшерде. Министрлыкның рәсми сәхифәсеннән күренгәнчә, бәйге критерийлары булып мәктәпләрнең туган телдә белем бирү дәреслекләре һәм укыту-методик әсбаплары белән ныгытылган булуы, фәннәрне туган телдә укыту, республика һәм халыкара олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясау, балаларның туган телдә аралашуы тора. Икенче тур нәтиҗәләре буенча мәктәбебез туган телдә белем бирүче республиканың иң яхшы 20 мәктәбе исемлегенә кертелде.

21 нче ноябрьдән 22 нче ноябрьгә кадәр Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 2008-2009 нчы елгы,2010 нчы елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында «Татарстанның бадминтон өметләре 2020» дигән яшүсмерләр турнирының 1 нче этабы узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагогы Марат Илнур улы Шәрипов һәм Баландыш төп мәктәбе ФК укытучысы Алмаз Фоат Улы Җаббаров тәрбияләнүчеләре катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча 2010 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында Җаббарова Фәридә 3 нче урынны яулады.    

       

Шушы көнгә багышлап 21 ноябрь көнне Сауш төп мәктәбе "Яшьлек" балалар оешмасы юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары җәяүлеләргә һәм транспорт хуҗаларына профилактик чара үткәрделәр, белешмәлекләр өләштеләр, һәркемгә хәерле юл теләп озаттылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шармыш авыл китапханәсе "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты инициативасы белән оештырылган "Бөек Җиңүнең яшь геройлары" акциясендә катнашты. 20 ноябрь көнне яшь китап укучылар белән очрашу-әңгәмә үткәрелде, алар Бөек Ватан сугышы елларында балаларның, шул исәптән пионер-геройларның батырлыкларын белделәр. Бу көнгә «Отвага и честь юным героям Великой Победы» дигән буклетлар әзерләнде.

Әлеге буклетның максаты—экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча белемнәрне һәм гамәли күнекмәләрне, начар һәм куркыныч шартларда тормыш һәм сәламәтлекне саклау күнекмәләрен үзләштерү. Буклет китапханәгә килүчеләргә таратылды.

Тарих һәм мәдәният белән кызыксынуны үстерү, ата-бабаларыбызның үткәненә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, 18 ноябрь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Үз тарихыңны бел” дип исемләнгән  тарих сәгате үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International