ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Теләче урта мәктәбе 5 сыйныф укучысы Гараев Рүзәл,   Халыкара хайваннарны саклау көненә багышланган, Бөтенроссия рәсемнәр  конкурсында II урынны яулады. Конкурска Рүзәлне  башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары  В.Г. Мифтахова  әзерләде.Котлыйбыз!#НацпроектОбразование #ОбразованиеВПриоритете #Минпросвет #НациональныеПроекты #РеспубликаТатарстан #Тюлячинскаясредняяшкола 

Ел саен көзге-кышкы чорда Татарстан Республикасының су объектларында дистәләрчә кеше, шул исәптән балалар һәлак була. Көзге-кышкы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә сәбәп була.Шул уңайдан ,бүген Шәдке балалар бакчасында балалар белән " Сак булыгыз-юка боз!" темасына әңгәмә оештырылды. Әңгәмә барышында шул темага фикер  алыштык .

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфарова Г. Н. автомобильчеләр көненә багышланган видеороликлар республика конкурсында катнашкан Ф. Ф. Хәбировага җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Балалар бакчасы коллективы Фәридә Фәритовнаны югары уңышлары белән тәбрик итә һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар тели!

Татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнен иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан оештырылучы әлеге бәйгегә Айдар авыл китапханәсе дә кушылды. Бәйгегә катнашучыларның видеоязмалары социаль челтәрдә урын алды. Ике катнашучыбызның эше район турына җибәрелде.

Шул уңайдан, 14 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә толерантлык көненә багышланган “Китап киштәсендә толерантлык» исемле кычкырып укулар оештырылды. Укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштырып, дуслык, бер-береңә хөрмәт, тынычлык турында сөйләшүләр алып барылды, төрле милләт язучыларының әсәрләре кычкырып укылды. Чараның максаты: дөньяның төрле халыклары әдәбиятын пропагандалау, бүтән мәдәният вәкилләренә карата толерантлык, патриотлык хисләре тәрбияләү.

Әлеге әңгәмәнең максаты укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, журналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, журналларны  өйләренә укырга алдылар.

                                                                      

Хәзерге дөньяда террорчылык һөҗүме куркынычы иң куркыныч янауларның берсе булып тора. Кешеләр әлегә бу проблеманы хәл итәргә  өйрәнмәгән, тик аның белән көрәшергә һәм аның нәтиҗәләрен булдырмый калырга омтылырга тырышкан. "Терроризм - җәмгыятькә янау" стенды теракт вакытында кешенең төп гамәлләре, саклану чаралары, каршы тору мөмкинлекләре, ашыгыч ярдәм күрсәтү телефоннары һәм бу куркыныч аеруча мөмкин булган урыннар турында хәбәр итә.

5 Халыкара "Бөек этнографический диктант" мәгариф акциясе бердәмлек көненә багышлап 3-8 ноябрьдә Россия Федерациясенең барлык субъектларында онлайн форматта үтте.  Акция Россиянең 85 төбәгендә һәм чит илләрдә узды.  Максабаш авылы китапханәчесе дә белемен сынап карарга булды һәм бу чарада катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International