ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

18 ноябрьдә Теләче урта мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, юлларда куркынычсызлык турында сыйныф сәгатьләре үтте.

18 ноябрьдә Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Бөтенроссия  экология диктанты" акциясе үткәрелде. Анда 7-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнашты. Проектның максаты - кешеләрдә экология культурасы тәрбияләү, экологик хокук бозуларны кисәтү.

 «Яңа китап - яңа дус!» - шул исемдә 14 ноябрь көнне Төрек-Тәмте авылы китапханәсендә яңа кайткан китапларны китап укучылар игътибарына тәгъдим ителде.

Толерантлы булу – ул бер-береңә игътибарлы булу дигәнне аңлата.Ул дуслык, кеше хәленә керә белү, яхшы күнеллелек, түземлелек төшенчәләрен үз эченә ала. Әңгәмә барышында болар турында баларга аңлатма бирелде. Чара ахырында балалар татар халкының милли уеннарын уйнадылар.

16 нче ноябрьдән 17 нче ноябрьгә кадәр Арча шәһәрендә  2011 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды, анда Биектау, Буа, Арча, Саба, Питрәч, Мамадыш, Кукмара һәм Теләче районнары командалары катнашты.. Теләче муниципаль районы өстәмә белем бирү педагогы Илнар Илфат улы Вафин җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәпләреннән килгән егетләр катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча безнең команда 2 нче урынны яулады. 1 нче урында Биектау командасы, 3 нче урында Мамадыш командасы.

Шушы көннәрдә Республика күләмендә XI нче тапкыр үткәрелүче «Кояшлы куян» -  энергияне сак тоту темасына багышланган балалар иҗат эшләре бәйгесенә йомгак ясалды.

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару, наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту, кешенең эчке дөньясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәнлеген аңлату уңаеннан 17 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Наркотиклар, шәраб, тәмәке: нигә бу сиңа?" дигән исем астында күргәзмә куйды  һәм яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрде.

Әлеге уенда Шармыш авылы китапханәсенең “Почемучки” клубы балалары катнашты. Алар  искиткеч әкиятләр буенча виртуаль сәяхәт кылып, уңай һәм тискәре геройларны искә алып, әлеге уенның барлык сорауларына да җавап бирде һәм сертификат белән бүләкләнде.

Кадерле дуслар! 15 - 18 нче ноябрь  көннәрендә   Бөтенроссия экологик  диктанты үткәрелә.  Быел акция Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм  чит илләрдә онлайн - форматта  үткәрелә . Бөтенроссия экологик  диктантында 12 яше тулган  барлык теләгәннәр катнаша ала. Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөтенроссия экологик  диктантында актив катнашалар. Бергә булыйк! Бердәм булыйк! Бөтенроссия экологик  диктантында  катнашыгыз!

Теләче урта мәктәбендә федераль программага нигезләнеп эшләнгән “ Үсеш ноктасы” үзәгендә укучылар « Робототехника» , « ЗD –моделирование «, « Авиамоделирование»  , « Шахматлар», “ Кисү һәм тегү”  һәм “ Уйлап табу” түгәрәкләрендә бик теләп шөгыльләнәләр.   “Шахматлар”түгәрәгендә  А.П. Абдурахманов ярышлар  үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International