Хабариха китапханәсе һәркемне белемнәрен сынап карарга "Россия халыкларының дуслыгы" викторинасында катнашырга чакырды. Шармыш авылы китапханәчесе һәм "Почемучки" клубы балалары әлеге викторинада катнашып Сертификатка ия булды.
«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе 2020 елның 3 ноябреннән 8 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 4 ноябрь көнне, Айдар авылы китапханәчесе А. Фаляхова әлеге онлайн проектта катнашып 88 балл җыйды.
2020 елның 3 ноябрендә ел саен үткәрелә торган һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Сәнгать төне» Бөтенроссия мәдәни-белем бирү акциясе «Сәнгать берләштерә» девизы астында узды. Әлеге акция кысаларында Айдар авылы китапханәсе «Халыклар дуслыгы - әдәбият дуслыгы» дигән онлайн – презентация тәкъдим итте. Презентациядә татар, рус язучылары белән беррәттән, РФ милли республикалары язучыларының әсәрләре белән дә танышырга мөмкин. Аларның әсәрләре авторның милләтенә карамастан, укучыга кызыклы. Төрле милләт язучылары иҗат иткән китаплар аша без башка этносларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышабыз. Әдәбият, сәнгатьнең башка төрләре кебек үк, төрле милләт һәм дәүләт кешеләре арасында каршылыкларны бетерә, аларга бер-берсен яхшырак белергә һәм халыклар дуслыгына, Җирдә тынычлыкны сакларга ярдәм итә.
Айдар авыл китапханәсендә дә балалар өчен күңелле каникуллар дәвам итә. Китапханә - ул кешелек акылының могҗизалы рәвештә тупланган урыны. Монда дөньяга башка күз белән карарга, элек танылмаган әйберләрнең асылын аңларга, үзебез өчен ниндидер яңа һәм кызыклы ачышлар ачарга була. 3 октябрь көнне, “Күңелле каникуллар” проекты кысаларында, кызыксынучан, тырыш, җитез һәм тәвәккәл балалар өчен китапханәдә «Яңа китаплар - яңа очрашулар» дип исемләнгән яңа китаплар көне узды. Балалар игътибарына китапханә фондында булган яңа, матур китаплар тәкъдим ителде. Гадәти булмаган биремле башваткычлар, адашкан лабиринт, әкияти викторина сораулары, кроссвордлар - болар барысы да әлеге программа буенча тәкъдим ителде.
Шул уңайдан Субаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә рәсем конкурсы оештырылды, катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Балалар бик теләп теннис һәм өстәл уеннары уйнадылар.
Көзге каникуллар дәвам итә, алар белән беррәттән мәктәп яны “Кояшкай” лагерында да укучыларның ял итүләре алдан уйланган программа нигезендә үтеп бара .Бүген, 5 ноябрь ,тулысы белән экологик көнгә багышланды. Иң элек авылыбызның табигать һәйкәлләренә экскурсия оештырылды, аннан рәсем конкурсы, темага карата дәрес-презентация үткәрелде. Соңыннан ике командага бүленеп экологик КВН уйнатылды.Һәр чара арасында ял итү хәрәкәтле уен белән алмаштырылды. Бүгенге көн кызыклы һәм файдалы үтте дияр идем мин, чөнки смена ахырында укучыларның өйләргә кайтасылары килми иде әле.
Бу акциягә үзенең китап укучылары белән Казаклар авыл китапханәсе дә кушылды. Акция “Әбиемдә кунакта” исеме астында узды. Балалар әбиләре белән бергә күренекле якташыбыз Юныс Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары" китабыннан рецептлар кулланып, татар халкының милли ризыкларын әзерләделәр. Бүгенге көн һәр өйдә бәйрәм төсмерен алды, бөтен гаиләне түгәрәк өстәл артына җыйды.
Шәдке балалар бакчасы “Көз бүләкләре”бәйгесенең “Миләш ”номинациясендә катнашты.
Балаларның рәсемнәреннән фотокаллаж ясалды, балалар ярдәме белән миләшкә такыя үрелде. “Миләш”номинациясен бакча тәрбиячесе Валимухаметова И.Г яклады.
Шул уңайдан 3 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Халыклар дуслыгы китап битләрендә "дип исемләнгән тематик киштә оештырылды. Китапханәгә килүче балаларга бәйрәмнең асылы, килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат җиткерелде. Россиянең күпмилләтле булуы турында сөйләнде. Укучылардан: "Халыклар бердәмлеге көне безне нәрсәгә чакыра?», "Ни өчен без бердәм булырга тиеш?» дигән сорауларга җаваплар тыңланды. Россиялеләр өчен Халыклар бердәмлеге көне - дуслык һәм берләшү , мәхәббәт һәм татулык бәйрәме булуы турында ассызыклап үтелде.
Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, төрле дин һәм милләт халкына хөрмәт белән карасак, бе з- көчле халык.