Балаларның каникул көннәрендә 3 октябрь көнне Шәтке авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Китапханәдә әкият көне» дип исемләнгән әкиятләр һәм мультфильмнар күрсәтү кичәсе үтте. Балалар "Кисекбаш", "Шүрәле", "Шаян песи" һ.б. татар мультипликацион фильмнары геройлары белән очрашты. Еш кына мультфильмны карыйсың да, аннан соң китабын да укыйсы килә башлый. Балаларда да шундый теләк уянды дип ышанып калабыз.
Укучыларның иҗади әсәрләр ясау фантазиясе бай һәм көтелмәгән булып чыкты. Элеге иҗади эшләр 4 ноябрь көнне районда узган көзге ярминкәдә “Алтын көз – 2020” конкурсына тәкъдим ителде.
“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр. Әлеге көнгә карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән бергә “Халыклар дуслыгы – тынычлыкның нигезе” исемле тарих дәресе үткәрелде.
4 ноябрьдә билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне - безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат иткән көн. Аралашу барышында балалар әлеге бәйрәмнең исемен, ни өчен бу бәйрәмне торгызу зарурлыгы туганлыгын, халыклар бердәмлеге нигезе нинди вакыйгаларга бәйле, милли бердәмлек башында кем тора, без кемнәр белән һәм ни өчен берләшергә тиеш кебек сорауларга җаваплар тапты.
3 ноябрь көнне Алан авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Без бергә” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.
Бу чарада катнашучылар өчен "Гасыр эчендә" презентациясе күрсәтелде. Укучылар дәүләт бәйрәме тарихы һәм батыр сугышчылар Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин белән таныштылар. Материалны берләштерү өчен интерактив викторина үткәрелде һәм тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясалды.
4 нче ноябрь көнне Теләче районы үзәгендә һәр елдагыча район хуҗалыклары ,фермерлар һәм мәктәпләр халыкка үзләре җитештергән продукцияларын тәкъдим иттеләр. Бу эштән Баландыш төп мәктәбе дә читтә калмады.Гадәттәгечә, ярминкә бәйрәм төсендә үтте.Җыр, бию, күңел ачу белән бергә сатучылар да сатып алучылар да бихисап иде.Халыклар дуслыгы көне уңаенан үткәрелгән әлеге чарадан һәркем канәгать калгандыр дип уйлыйбыз.
4 ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбе базасында эшләп килүче мәктәп яны лагерында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган төрле чаралар үткәрелде.Әһәмиятле датаның тарихы турында әңгәмә, рәсем , плакат конкурсы, төрле уеннар , флешмоблар лагерьда тәрбияләнүчеләрнең күңеленә хуш килде.
Райондашларыбыз игътибарына районның барлык китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән татар халкының камыр ризыклары, табигать хәзинәләреннән ясалган әдәби геройлар, дару үләннәренән бәйләмнәр һәм башка һөнәри һәм иҗади эшләр тәкъдим ителде.
Төрле номинацияләрдә җиңүче китапханәләр Диплом һәм “Дулкын” бассейнына сертификат белән бүләкләнделәр.
Теләче үзәк китапханәсенең уку залында 4 ноябрь – Халыклар бедәмлеге көне уңаеннан “Халыклар дуслыгы – тынычлыкның нигезе”, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан “Конституция – безнең төп канун” дип исемләнгән күргәзмәләр куелды.