Халык зирәклеге кеше шәхесенең һәрьяклап гармонияле үсеше өчен реаль алшартлар тудыра, шуңа күрә бүген безгә ата-бабаларыбызның мәдәниятен өйрәнү мөһим. Яшьләргә шулай борынгы йолаларыбызны аңлатып, шул темага багышланган китаплар укырга җәлеп итеп, аларда матурлык хисе һәм үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләп була.
19 февраль көнне Теләче муниципаль районы буенча 2009 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр арасында РСФСРның спорт мастеры Сәгыйт Гиниятуллин призына милли көрәш бәйгесендә Баландыш төп мәктәбе укучылар командасы лаеклы II урын алдылар. Җитәкче – Галимов Д.И. Котлыйбыз!
2025 елның 19 февраль көнне МБМБУ "Арча 5нче балалар бакчасы" базасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балалрда әхлакый-патриотик хисләр формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәле ысуллары» дип исемләнгән регионнара семинары узды. Әлеге семинарда Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Һадиева Ф.Г. катнашты.
Акция Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап оештырылды. Безнең илдә китап бүләк итү көнен бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Китапханәгә китап бүләк итү көне гадәти мөһим көн ул. Бер яктан, җәмгыятьнең игътибарын китапларның һәм китап укуның кыйммәтләренә юнәлтсә, икенче яктан, бу китап укучыларның китапны китапханәгә бүләк итүе китап фондының тагы да тулылануына китерә. Акциядә төрле яшьтәге даими укучылар катнашты. Игелекле эш өчен сәбәп кирәкми, әмма истәлекле даталар бу хакта онытмаска ярдәм итә.
2025 нче елның 19 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2009 нчы елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корәш буенча РСФСРның спорт остасы, Татарстан Республикасының атказанган фермеры Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды. 29 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта районыбыз мәктәпләре укучылары катнашты.
Шундый геройларның берсе - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, фашист лагерьлары тоткыны, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән «Моабит дәфтәре» авторы Муса Җәлил.
Әлеге вакыйгалардан 36 ел узса да, ул еллар сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның хәтерендә бүген генә булган кебек. Бу көнне ил җир шарының төрле районнарында «кайнар нокталар» узган Әфган сугышчыларына һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтә.
Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының геройлык битләре белән таныштылар һәм «Шигырьләрем тере шаһитларым» презентациясен карадылар. Шулай ук шагыйрьнең әсәрләрен кычкырып уку оештырылды. Икенче өлештә катнашучылар “Ромашка” уены уйнады, кроссводлар чиште, «Җәлил шигырьләре һәркемнең күңелендә яши» дигән әдәби викторина сорауларына җаваплар бирде.
18 февраль көнне МБМББУ Яңа Шигали авылы «Үсенте» балалар бакчасы» базасында 2024-2025 уку елында "Россиянең Ел тәрбиячесе" республика һөнәри бәйгенең зона этабы узды. Питрәч, Биектау, Әтнә, Теләче районнарыннан 11 иң яхшы тәрбияче һәм педагог үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр . Жюри игътибарына "Балалар белән педагогик чара" һәм" самоанализ"тәкъдим ителде. Бәйгедә катнашучылар арасында безнең Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Г.И. Шакирова да бар иде. Бәйгенең зона этаплары нәтиҗәләре март башында игълан ителәчәк. Барлык катнашучыларга алга таба да педагогик үсеш, һөнәри җиңүләр һәм уңышлар телибез.
Әлеге вакыйга кысаларында Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә «Батырлыгы кайтты җыр булып» дип исемләнгән темага патриотик сәгать үткәрелде. Бу чарага шагыйрьнең иҗатын яратучылар чакырылган иде. Чара барышында балалар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар, аның балалык һәм үсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр. Патриотик сәгать барышында Муса Җәлилнең шигырьләрен кызыксынып укыдылар. Чара балаларны, яшүсмерләрне патриотик һәм мәдәни - эстетик тәрбияләүне үстерүгә юнәлтелгән иде.