ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Мәгърифәтче, галим, фикер иясе, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан 14 февраль көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Каюм Насыри - мәгърифәтче шәхес” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханә укучылары күргәзмәдәге әдәбият аркылы галимнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар.

 

15 февраль Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре Олы Тиләҗе башлангыч сыйныф  укучылары өчен “ Әфганестан тере хәтер” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Китапханәчеләр балаларга Әфган сугышында һәлак булган  якташыбыз Илшат Хайруллин турында сөйләде, әфган җиреннән килгән хатларын укыдылар. Илшат Хайруллинга багышлап эшләнгән альбомга күзәтү ясалды.

15 февраль көнне, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил туган көнендә, Иске Җөри авылы китапханәчеләре Олы Тиләҗе башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен әдәби викторина үткәрде. Чара барышында катнашучылар күренекле Патриот, көрәшче шагыйрь М. Җәлилнең биографиясен, аның танылган әсәрләрен искә төшерделәр. Балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара азагында балалар М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Сәгать", "Күке"шигырьләрен укыдылар.

Әлеге көн уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә «Китапханәгә китап бүләк ит!» акциясе оештырылды.

14 февраль көнне китап  укучыларыбыз,  бәлки инде укылмый торган, әмма башкалар өчен шатлык һәм илһам чыганагы була алырлык китаплар бүләк иттеләр.

Бу  матур традиция  кәгазь китапларның безнең цифрлы дөньябызда һаман да популяр һәм актуаль булуын искә төшерә.

Исегездән чыгармагыз, китаплар - иң яхшы бүләк! Китапханәгә тапшырылган китаплар китап киштәләрендә үз урынын алып, һичшиксез үз укучысын табар дигән теләктә калабыз.


18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Чара котлаулар һәм матур теләкләр әйтү белән башланды. Кичәдә катнашучылар бер-бер артлы «Патриот», «Көч белән сугышмыйлар, ә осталык белән», «Яхшы җыр белән хезмәттә кыйммәтрәк», «Ирекне кулыңа җыеп», «Шәфкать туташы», «Аякта көч һәм башта тынычлык», «Военкор» исемле конкурсларларда катнаштылар, Россия герой-шәһәрләрен фаразладылар, мәкальләр укыдылар, җырлар җырладылар. Катнашучылар барлык биремнәрне дә лаеклы үтәделәр.

Быел Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы билгеләп үтелә. Әфган җиренә безнең районнан да бик күп егетләребез киткән һәм шуларның өчесе батырларча һәлак булган. Ун елга якын  сузылган бу сугышта   яраланып  кайтучылар саны бихисап. Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 36 еллыгы уңаеннан  Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә мәктәп укучыларына «Әфган сугышы якташларым язмышында» дип исемләнгән  презентация күрсәтелде. Презентация ярдәме белән мәдәният хезмәткәрләре балаларга бу сугышта якташларыбыз күрсәткән батырлык турында сөйләделәр. Шулай ук, китаплардан өзекләр укылды.

Әлеге көн бөтен китап бүләк итүчеләрне берләштерә, укуга мәхәббәт тәрбияли. 2025 елның 12-14 февраль көннәрендә Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «Дарите книги с любовью» дигән акция узды. Китап иң кыйммәтле бүләкләрнең берсе, аны без якыннарыбызга һәм дусларга бүләк итә алабыз. Борын-борыннан китап бирү -  үзеңең хөрмәтеңне белдерү яки танышу мөмкинлеге булып саналган. Халыкара китап бүләк итү көне алдыннан китапханәче үзенең китап укучыларына дусларга гына түгел, таныш булмаган кешеләргә дә китаплар бүләк итәргә тәкъдим итте.

15 февральдә герой шагыйрь М. Җәлилнең тууына 119 ел тулды. Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән бергә “Муса Җәлил - бөек халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы" дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Муса Җәлилнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Чарада укучылар М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 17 февралендә Илебер авылында Теләче муниципаль районы «Балларны сәламәтләндерү белем бирү(профильле )үзәге» тәрбияләнүчесе Вәлиуллин Булат Айдар улы Саба муниципаль районы Илебер авылында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаңгы ярышларында катнашып, 2016-2017 елгы яшүсмерләр арасында 1 урынны яулады.

2025 елның 16 февралендә өстәмә белем бирү педагоглары Рамил Рәсип улы Гатиятов, Вәлиуллин Айдар Илдар улы җитәкчелегендә 10 укучыдан торган укучылар «Идел»физкультура-спорт җәмгыятенең өстәл теннисы буенча урта мәктәпнең 7 ачык беренчелеге лигасында катнаштылар. Уеннар йомгаклары буенча Вәлиуллина Динә 1 нче урынны алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International