2020 елның 20 октябрендә «Батыр» спорткомплексында 2008-2010 елларда туган малайлар арасында мини-футбол буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Командалар әйләнеш системасы буенча уйнадылар. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Теләче -1 командасы , 2 урынны Үзәк урта мәктәбе , 3 урынны-Теләче-2 командалары яулады. Командалар диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авыл китапханәсе татар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган "Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз" төбәкара челтәрле акциягә кушылды. Оештыручысы: Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы МБУ “Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә. Акция кысаларында китапханәнең актив укучысы Фаляхова Фәнзия "Җиләкле көннәр" повестеннән өзек укып һәм Дипломга лаек булды.
Теләче муниципаль районы Урта Мишә авыл китапханәсе татар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган "Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз" төбәкара челтәрле акциягә кушылды. Акция кысаларында, Шингарева Айгөл “Мин дәү инде” шигырен укыды һәм Дипломга лаек булды.
Баландыш авыл китапханәсендә “Туган як тарихына кагылыгыз» дигән тисем астында хәтер сәгате үткәрелде. Анда катнашучы укучылар Казан ханлыгы турында бай мәгълүмат алдылар.
Аны ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтәләр. Бәйрәм Халыкара пешекчеләр һәм кондитерлар берлеге тәкъдиме белән 2006 елда кабул ителгән. Безнең бер көнебез дә икмәктән, ипекәйдән башка үтми. Тормышыбыз чыганагы, гаиләдә байлык, бөтенлек билгесе булган икмәкне олылап, 16 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә «Ипекәең балдан татлы, туган җирем!” исеме белән күргәзмә тәкъдим ителде һәм әңгәмә-күзәтү уздырылды.
Һәр авылның үзенә генә хас йолалары, яратып үткәрә торган бәйрәмнәре була. Айдар авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә 15 октябрь көнне "Без бит авыл кызлары!” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды. Очрашуда китап укырга яратучы, мәдәният тормышында актив катнашучы хатын-кызлар катнашты. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2008 елда үткәрелә. Аның төп максаты авыл хатыннарына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм җәмәгатьчелек алдында зурлау. Кичә барышында котлаулар, авыл хатын-кызлары турында җырлар, шигырьләр яңгырады, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татарстанның күренекле шәхесләре» дип исемләнгән кроссворд чишелде. Чара ахырында бәйрәмдә катнашучылар чәй табыны артында авыл тормышыннан кызыклы истәлекләр сөйләде, проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышты, китапханәче яңа китаплар белән беррәттән, алдагы елларда басылып чыккан классик язучыларыбызның китапларын да укырга тәкъдим итте.
Ел саен 20 октябрьдә бөтен дөнья пешекчеләре һәм кулинарлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен-Пешекчеләр көнен билгеләп үтеләр. Пешекче- дөньяда иң борынгы һәм иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Балалар бакчасында да пешекчесез булмый.
16 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән VIII Халыкара акциягә кушылды. Диана Рәхмәтуллина М. Ю. Лермонтовның "Бородино" шигыреннән өзек укыды. Акциянең оештыручысы -"Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе.
Шәтке авыл китапханәсе “Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне " дип исемләнгән Пенза өлкә балалар һәм яшьләр китапханәсе оештырган VIII Халыкара акциягә кушылды.
Балалар өчен "Безгә аның иҗаты кадерле" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде, анда алар Лермонтов тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең тормышындагы төп вакыйгаларны искә төшерделәр. “Родина”,”Кавказ”, “Белеет парус одинокий”, “Бородино”,”Узник”, “Молитва " һ. б. шигырьләре укылды. Фикер алышу барышында балаларга аеруча да А.С. Пушкинга багышланган “Шагыйрь үлеме"дигән шигырь ошавы билгеле булды. "Бөек рус шагыйре"дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Без Лермонтовның таланты сокландык - ул скрипкада уйнаган, шахматчы, рәссам булган, берничә тел белгән. Шуңа да карамастан, М.Ю. Лермонтов халыкка һәм Ватанга зур игътибар бирә.
Әлеге дата уңаеннан Шәтке авыл китапханәсендә балалар белән «Хәтерлә, син, үткәнне» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларны Казан ханлыгы тарихы белән таныштырды, бигрәк тә, хөкүмәтнең ханбикәсе чорын җентекләп тасвирлады. Балалар кызыксынып Сөембикә турында риваять тыңладылар. Бу мөһим вакыйгага багышлап "15 октябрь – хәтер көне"дигән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә киң даирә укучыларга исәпләнгән, Казан ханлыгы чорында социаль-икътисади процесслар турында сөйләнде. Мәскәү белән көрәшкә һәм ханлыкның һәлак булуына аерым игътибар бирелде.