21 октябрь көнне Шармыш авылы китапханәчесе А.П. Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан өлкән яшьтәге авылдашлары өйләренә барып, хәлләрен белеште. Аларны Антон Чехов биографиясенең мөһим вакыйгалары белән таныштырды. Аннары язучының аудиоязмаларда тыңланган иң танылган әсәрләрен искә төшерделәр һәм фикер алыштылар. Соңыннан язучының иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап таптылар.
17 октябрь көнне китапханәдә шигърият сәгате үтте. Муртазина Руфия һәм Зиганшина Руфия шагыйрьнең «Кинжал», «И скучно, и грустно» шигырьләрен укыдылар.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авылы китапханәсе укучысы Окулова Мария «Узнай Россию. Донское слово» исемле халыкара конкурста А.П. Чеховның "Хамелеон" әсәре белән катнашты.
Алар Мәрзия Хәсәнова һәм Галимә Заһидуллиналарда булдылар. Сугышның күпме бәла-каза китерүе һәркемгә мәгълүм. Алар да сугыш вакытында нинди авырлыклар кичерүләрен ачынып искә алдылар . Бу матур тормыш бетмәсен, яшьләргә үзләре күргән авырлыкларны күрергә язмасын дип теләделәр. Яшь буын аларның батырлыкларын, сабырлыкларын онытмаска тиеш .
Ул укучыларны әдәби яңалыкларны татып карарга импровизацияләнгән әдәби кафега чакырды. Менюда «Табышмак» печеньесы, «Әкият» торты, «Мәкаль» коктейле булды. Балалар табышмаклар, мәкальләр чиштеләр, әкиятләр укыдылар. Барлык катнашучылар да тәмле укудан ләззәт алды.
26 октябрь көненнән 1 ноябрьгә кадәр “ Дуслык” сәламәтләндерү комплексында география һәм экология фәннәре буенча профиль сменаларда ял итү оештырыла.
Быелгы көз дә искәрмә булмады. «Гөмбәләр патшалыгында»дигән темага көзге бәйрәмнәр алдыннан бик үзенчәлекле конкурс- күргәзмә узды. Безнең балалар һәм әти-әниләр бергәләп бик матур эшләнмәләр ясадылар. Эшләнмәләрнең төрлелеге, күп кенә катнашучыларның иҗади якын килүе сокландыра. Бары тик уртак эшчәнлектә һәм тыгыз хезмәттәшлектә иң кызыклы идеяләр гамәлгә ашырыла. Ата-аналарга рәхмәт белдерәбез һәм яңа иҗади уңышлар телибез!
Әлеге чарада ярышның зона өлешләрендә призлы урыннар алган 14 район катнашты.Спартакиадада катнашучылар АК-47 автоматын сүтү һәм җыю, пневматик винтовкадан ату, 100, 1500 һәм 3 000 м га йөгерү, турникта күтәрелү, аркан тарту, гер күтәрү, туристик каршылыклар полосасын үтү, гранат ыргыту кебек ярышларда катнашып гомумкоманда зачетында Теләче муниципаль районы командасы 3 урынны яулады.
Көзен урманга бер барып кайтуың ни тора. Агачларның матурлыгы, төсләргә байлылыгы күз явын алырлык. Нинди төстәгеләре генә юк: кызылы да, сарысы да, яшеле дә – барысы. Әйтерсең лә рәссам үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган. Балалар да бик теләп көзге буяулар дөньясына чумдылар. Урамда тәрбиячеләр белән берлектә табигатьтә, агачларда сезонлы үзгәрешләрне күзәттеләр, яфракларны карадылар. Ә соңыннан балалар үзләрен нәфис нәфәсәфи иҗатта күрсәттеләр. Көзге кул эшләре, аппликацияләр, рәсемнәр ясадылар. Билгеле булганча, пейзаж ясау балаларда зур шатлык китерә, эмоциональ һәм эстетик үсешенә ярдәм итә, аларда табигатькә карата игелекле һәм сак караш тәрбияли.
Кисеп ябыштыру белән шөгыльләнү баланың иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, аның күзаллауларын киңәйтә, хәрәкәтләрнең координациясен яхшырта. Моннан тыш, бала образын һәм реаль предметны чагыштырырга тырышса, пространство һәм образлы фикерләү үсә. Шуның аркасында, балалар формасын, төсне һәм предметларның урнашуын яхшырак истә калдыралар, рәсемнең состав өлешләрен киңлектә юнәлтергә өйрәнәләр. Ә төсле кәгазьгә ябыштыру процессы баланың төгәллеген һәм пөхтәлеген үстерә.