20 октябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннары янына бардылар.

2020 елның 30 октябре, җомга

Алар Мәрзия Хәсәнова һәм Галимә Заһидуллиналарда булдылар. Сугышның күпме бәла-каза китерүе һәркемгә мәгълүм. Алар да сугыш вакытында нинди авырлыклар кичерүләрен ачынып искә алдылар . Бу матур тормыш бетмәсен, яшьләргә үзләре күргән авырлыкларны күрергә язмасын дип теләделәр. Яшь буын аларның батырлыкларын, сабырлыкларын онытмаска тиеш .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International