Быелгы көз дә искәрмә булмады. «Гөмбәләр патшалыгында»дигән темага көзге бәйрәмнәр алдыннан бик үзенчәлекле конкурс- күргәзмә узды. Безнең балалар һәм әти-әниләр бергәләп бик матур эшләнмәләр ясадылар. Эшләнмәләрнең төрлелеге, күп кенә катнашучыларның иҗади якын килүе сокландыра. Бары тик уртак эшчәнлектә һәм тыгыз хезмәттәшлектә иң кызыклы идеяләр гамәлгә ашырыла. Ата-аналарга рәхмәт белдерәбез һәм яңа иҗади уңышлар телибез!