21 октябрь көнне Шармыш авылы китапханәчесе А.П. Чеховның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру максатыннан өлкән яшьтәге авылдашлары өйләренә барып, хәлләрен белеште. Аларны Антон Чехов биографиясенең мөһим вакыйгалары белән таныштырды. Аннары язучының аудиоязмаларда тыңланган иң танылган әсәрләрен искә төшерделәр һәм фикер алыштылар. Соңыннан язучының иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап таптылар.