ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2025 ел
җомга

Әлеге чарада иң актив яшь укучылар катнашып, үзләренең әдәби белемнәрен һәм иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Батл барышында катнашучылар яшүсмерләр арасында иң популяр булган китаплар белән танышып, алар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Викторина сораулары классик һәм заманча әсәрләрне үз эченә алып, һәр командага үз белемнәрен сынап карау мөмкинлеге бирде. Шулай ук укучылар яраткан әсәрләре турында фикер алышып, үзләренең күңелләрендә калган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Әдәби батл яшьләрне китап укуга җәлеп итүче, белемнәрен баетучы һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерүче әһәмиятле, күңелле чара булып истә калды.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне ел саен 9 декабрьдә зур әһәмият белән билгеләп үтелә. Коррупция — теләсә кайсы дәүләт һәм җәмгыять өчен җитди сынау, хәзерге заманның иң кискен һәм актуаль проблемаларының берсе булып тора, аңа бүгенге көндә зур игътибар бирелә. 6 декабрь көнне Айдар авылы китапханәсендә «Ришвәтчелеккә каршы көрәш – бөтен җәмгыять эше» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелды. Күргәзмә материаллары укучыларны «коррупция» төшенчәсенең мәгънәсе, аның төрләре һәм формалары, төп сәбәпләре, тискәре нәтиҗәләре белән җентекләп таныштырачак. Биредә тәкъдим ителгән мәгълүмат һәркемгә бу куркыныч күренешкә каршы тору юлларын аңларга һәм җәмгыятьтә коррупциягә каршы җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итәчәк.

Бу мөһим дата — барлык авырлыкларга карамастан, актив һәм тулы тормыш алып барган, сабырлык күрсәткән кешеләргә хөрмәт символы. Халыкара инвалидлар көне безгә янәшәдә яшәүче, ярдәмгә һәм игътибарга мохтаҗ кешеләргә ихлас ярдәм күрсәтү кирәклеген искәртә. Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре 5 декабрьдә әлеге дата уңаеннан «Игелекле эшләр белән бизик дөньяны» дип исемләнгән җылы аралашу сәгате үткәрделәр. Бу көн безгә кыенлыкларны җиңеп, алга бару мөмкин булуын искәртә. Мәдәният хезмәткәрләре барлык катнашучыларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр. Халыкара инвалидлар көне — кешенең көче аның физик мөмкинлекләрендә түгел, ә рухында, күңелендә һәм тормышка омтылышында икәнен искәртүче бәйрәм.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышлап, 6 декабрьдә Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Без коррупциясез тынычлык яклы” дип исемләнгән күргәзмә куелды һәм әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәдә Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте һәм аның белән көрәшү чаралары турында бай мәгълүматлы материаллар, буклетлар тәкъдим ителде. Коррупция — бүгенге заман җәмгыятенең иң җитди һәм кискен проблемаларының берсе булып тора. Иң куркынычы шунда ки, ул көннән-көн гадәти хәлгә әверелеп, безнең тормыш рәвешенә кереп бара, җәмгыятьнең нигезләрен какшата.

Конституция — дәүләтебезнең төп һәм иң югары законы булып, аның нигезендә мөһим социаль программалар тормышка ашырыла, яңа технологияләр җәмгыятькә керә, төрле милләт вәкилләре арасында татулык һәм дуслыкны ныгыту өчен ышанычлы нигезләр салына. Әлеге көн уңаеннан Теләче үзәк китапханәсендә «Конституция — төп закон» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Анда Россия Федерациясе Конституциясе, хокук, шулай ук Россия тарихына багышланган кодекслар һәм дәреслекләр тәкъдим ителде, алар укучыларга илебезнең закон нигезләрен һәм тарихи үсешен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә «Җылылык көтә җирдә һәр йөрәк» дип исемләнгән игелек акциясе үткәрелде. Китапханәче мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге китап сөючеләрнең өйләренә барып, хәл-әхвәлләрен сорашты, аларга яңа китаплар һәм журналлар алып килде. Моннан тыш, китапханәче укучыларны авыл һәм районда узачак мәдәни һәм иҗтимагый чаралар белән таныштырды. Шулай ук китапханәдә «Бу китаплар сезнең өчен» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды, аңа җылы һәм мәгънәле күзәтү үткәрелде.

5 декабрь көнне Сауш авылы китапханәсендә күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Фәүзия Бәйрәмованың тууына 75 ел тулу уңаеннан “Фәүзия Бәйрәмова китапларын бергәләп укыйбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әсәрләрендә кеше белән табигать арасындагы гармония, шәхес һәм коллектив мөнәсәбәтләре, ныклы тормыш позициясен сайлау һәм характер формалашуы, кешенең җан дөньясының нечкә хәрәкәтләренә тирән игътибар чагыла. Күргәзмәдә авторның китапханә фондыннан сайлап алынган иң күренекле китаплары — “Бәхет ачкычы”, “Гөләйза”, “Кубрат хан”, “Һиҗрәт”, “Соңгы намаз”, “Кырык сырт” урын алды һәм китап сөючеләргә тәкъдим ителде.

Чаралардан тыш, алар хәйрия эшләрендә дә һәрвакыт катнашалар, ятим балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә ашыгалар. Волонтер булу — ул үзенә күрә бер кыйммәтле тормыш тәҗрибәсе туплау, яңа дуслар табу, кеше хәлен аңлау, сабырлык һәм түземлек күрсәтү, армый-талмый хезмәт куеп һәрчак активлык рухында булу дигән сүз. Әлбәттә, волонтерларның хезмәте акча белән бәяләнми, әмма алар күп нәрсәгә өйрәнә, башкаларга да өйрәтә, үзләренең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтә. Яхшылык эшләү — ул үзеннән бернәрсә сорамый торган изге гамәл һәм шушы изгелектән алар күңел тынычлыгы, канәгатьлек таба. Олы Мишә авылында шундый ярдәмчел апаларыбыз бар — нинди генә эшкә чакырсаң да, алар беркайчан да читтә калмыйлар. Волонтерлар көне уңаеннан алар сугыш кырындагы ир-егетләребез өчен маскировка сеткасы үрүгә материал әзерләделәр.

        2025 елның 11 декабрендә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри бәйгесенең муниципаль этабы узды.


11
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бу истәлекле көннең төп мәгънәсе — сугыш кырында һәлак булган, әмма исемнәре тарихта мәңгелеккә сакланмаган батыр солдатларның үлемсез каһарманлыгын искә алу һәм мәңгеләштерү. Алар Ватан өчен үз гомерләрен корбан иткән, соңгы сулышларына кадәр кыюлык һәм намус белән сугышкан чын геройлар. 3 декабрь көнне Айдар авылы мәдәният йортында «Исемең синең билгесез, батырлыгың мәңгелек» дип исемләнгән патриотик сәгать-әңгәмә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре бу истәлекле көннең әһәмияте, сугыш кырында һәлак булган һәм исемнәре билгесез калган Совет һәм Россия солдатларының хәтерен, аларның хәрби батырлыгын, үлемсез каһарманлыгын саклау бурычы турында җылы сүзләр белән сөйләделәр. Әлеге чара катнашучылар күңелендә Ватанга тугрылык һәм хөрмәт хисләре уятты, батырлык үрнәкләрен киләчәк буыннарга тапшыруның әһәмиятен тагын бер кат ассызыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International