ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2026 ел
дүшәмбе

13 февраль көнне, патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Җырым белән җиңдем дошманны» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар күренекле шагыйрь һәм батыр патриот Муса Җәлилнең тормыш юлын, аның йөрәкләргә үтеп кергән әсәрләрен җылы хатирәләр белән искә төшерделәр. Балалар әдәби викторина сорауларына актив җавап биреп, китап күргәзмәсе белән танышып, шагыйрь иҗатына тирәнрәк төшенү мөмкинлеге алдылар. Чараның йомгаклау өлешендә балалар Муса Җәлилнең «Егет кеше», «Кызыл ромашка», «Сәгать» һәм «Күке» шигырьләрен җанлы һәм ихлас итеп укыдылар. Муса Җәлилнең иҗаты кешеләрне батырлыкка, Ватанга тугрылыкка, гаделлеккә һәм азатлык өчен көрәшергә өнди.

13 февральдә Арча шәһәрендә Теләче чаңгычылары командасы Ф.К. Гарәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышларында катнашып.

 Шәхси зачетта призлы урыннарны яуладылар:

    2026 елның 15 февралендә «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы«Татарстанның бадминтон өметләре - 1 тур» сайлап алу этабында катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннар алдылар:

1 урын-ГыйләҗиеваМәдинә

2 урын – Гайнетдинова Райлә

13 февраль көнне патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Муса Җәлил — татар халкының каһарманы» исемле батырлык дәресе үткәрелде. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм поэмаларын төрле яшьтәге кешеләр бер үк дулкынлану белән укыйлар. «Моабит дәфтәре» — ул үлемсез китап, кеше рухының көчле җанлы чагылышы. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм викторинада үз белемнәрен сынадылар, анда Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турында сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук китапханәдә шагыйрьнең китапларыннан торган күргәзмә куелган иде, укучылар анда тәкъдим ителгән әсәрләр белән таныштылар.

2026 елның 14 февралендә безнең районда 1-11 сыйныф укучылары һәм өлкәннәр арасында «Татарстан чаңгы юлы - 2026» чаңгы ярышлары узды.

Элек-электән китаплар кешеләр өчен белем һәм зирәклек чыганагы булып санала. Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Китап бүләк итү” акциясе оештырылды. Акция кысаларында китап сөючеләр китапханәгә төрле жанр һәм тематикадагы китаплар алып килделәр. Китапханәче бу гамәлне башкаручыларга рәхмәтен белдерә, чөнки китап һәркем өчен җанны баета торган, күңелгә җылылык бирә торган иң кадерле бүләк булып кала.


14
февраль, 2026 ел
шимбә

    2026 елның 13 февралендә Иске Җөри урта мәктәбе белән берлектә Теләче муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында сугышчы – интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә багышланган шахмат буенча Беренчелек үткәрелде. Турнирда 78 катнашучы катнашты.

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды. Чараның максаты- балаларда якташлары, үз Ватаннары өчен милли горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С. балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Муса Җәлилнең шигырьләренә иҗат ителгән җырлар тыңладылар,кушылып җырладылар, шулай ук балачакта шагыйрь үзе уйнаган уеннарны уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр.

2026 елның 10 февралендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында зурлар төркеме балалары (тәрбиячесе Хафизова А.Р.) белән ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде.

10-12 февральдә Теләченең 1,2,3 нче балалар бакчалары базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Яшь мастер»төбәкара чемпионатының муниципаль этабы узды. Чемпионатта районның 7 белем бирү учреждениесеннән 15 балалар бакчасы тәрбияләнүчесе катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International