13 мартта, «Киләчәк» яшьләр үзәгендәге балалар иҗат үзәге хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына, шулай ук Теләче районы төзелүгә 35 ел тулуга багышланган «Теләче йолдызчыгы» балалар иҗат конкурс – фестиваленең сайлап алу турын уздырды. Чара «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә уза. Сайлап алу турында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче һәм гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 400 гә якын бала катнашты, алар үз сәләтләрен төрле юнәлешләрдә күрсәтә алдылар. Конкурсантлар 7 номинациядә көч сынаштылар, һәм иң яхшы чыгыш ясаучылар фестивальнең Гала-концертында катнашачаклар.