ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

1 июнь көнне Әбде авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәрендә «Наши дети за мир на Планете» дип исемләнгән онлайн фотосессия үткәрде, анда авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Баландыш авыл китапханәсендә балаларны халыкара яклау көне уңаеннан чираттагы яңа бәйге "Балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак" онлайн фото-конкурс үткәрелде. Конкурста барлыгы 16 бала катнашты. Ин куп лайк җыеп Хайретдинов Ибраһим җиңуче булды һәм бүләкләнде.

Теләче муниципаль районының Айдар авыл китапханәсе Черепанов үзәк китапханәсе оештырган Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "Китап өчен тавыш бирәм!" челтәрле акциясенә кушылды. Катнашкан өчен Сертификатка ия булды.

Акциянең оештыручысы - Свердловск өлкәсенең Серовск шәһәр округы шәһәр үзәк китапханәсе.

1 июнь  Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсе Вконтакте социаль челтәрендә "Балачак илендә"  исемле онлайн фото-акция үткәрде.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган «Библиогалерея в день библиотек» челтәрле акциясендә катнашып Сертификатка ия булды. Акциянең оештыручысы: Камбар районы Камский китапханәсе.

Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы «Якты китаплар бизәкләре» исемле челтәрле акциягә кушылып Сертификат белән бүләкләнде. Акция Бөтенроссия китапханәләр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде.

Сабантуй - язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрелә торган милли бәйрәмебез. Шушы көннәрдә безнең балалар бакчасында да милли  бәйрәмебез - Сабантуе булып узды. Сабантуйда моңаеп торучылар булмады. Һәр бала  ярышларда үзләренең көчләрен сынады. Балалар капчык киеп йөгерү, кашыкка  йомырка салып йөгерү, канат тарту, зур галош киеп йөгерү  кебек  төрле уеннарда бик теләп катнаштылар. 

Шармыш авыл китапханәсе Балаларны яклау көненә багышланган " Бәхетле син, бәхетле мин, балаларны яклау көне белән!" дип исемләнгән конкурс игълан итте. Конкурска эшләнмәләр, рәсемнәр, фотографияләр, презентацияләр, видеороликлар һәм башка иҗади эшләр тәкъдим итәргә мөмкин.


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Халкыбызның язгы кыр эшләре тәмамлангач була торган бәйрәме- Сабантуй,  безнең Лесной балалар бакчасында балалар мәктәпкә киткән вакытта, ягъни 1 июнь-Халыкара балаларны саклау көнендә  уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International