Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып оештырылды. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Ә инде оештыру эшләре нигездә Татнетны үстерү фонды тарафыннан алып барылды.
Баландыш авыл китапханэсендэ "Ак калфак" берлэшмэсенен эшен яктыртып "Ак калфак милли йолаларны янарта" дигэн стенд эшлэнде.
"Авылым гүзәллеге - 2020"дөньякүләм онлайн бәйгедә актив катнашкан өчен Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Диплом белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2 июльдән 4 июльгә кадәр* Татарстанда кыр форматында «Кыр көне - 2020» иң зур күргәзмә узачак. Быел бу чара, үзенчәлекле эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә, яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп узачак.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия Исмәгыйль кызы Новосибирск өлкәсе Черепаново Үзәк китапханәсе үткәргән Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган "Китап өчен тавыш бирәм" челтәрле акциясендә катнашып Сертификат белән бүләкләнде.
Урта Мишә авылы китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия “Фото – история моей библиотеки” исемле китапханәара акциядә катнашып, Сертификат алды. . Акциянең оештыручысы – Шатура шәһәре Туголес китапханәсе.
Теләче җирлекара китапханәсе Инстаграм социаль челтәр битендә 1 июнь – бабаларны яклау көне уңаеннан “Күңелле балачагым” онлайн фото-акция оештырды. Элеге акциядә һәркем катнаша ала.
Балалар безнең гүзәл киләчәгебез! Без һәркайсыбыз да балаларыбызның инсафлы, әдәпле, сау – сәламәт, әти-әниле булып үсүен телибез. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнең коллетивның, әти-әниләрнең теләге һәм бурычы.
Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз. Балаларны саклыйк.Балалар бәхетле булсыннар!
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Айдар авыл китапханәсе "Обложка книги о войне" дигән челлендж акциясенә кушылып Сертификатка ия булды. Акциянең оештыручы - Койды китапханәсе-6 филиал