ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Сугыш, аның геройлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Яшь китап укучылар өчен сугыш турында Л.Кассиль «Твои защитники», С.П. Алексеев «Московская битва», Л. Пантелеев «Маринка», Г. Матвеев «Тайная схватка», К. Симонов «Малышка», Е. Ильина «Четвертая высота», В. Катаев «Сын полка» әдәбиятына күзәтү үткәрелде.

 

Алар китапханә тормышында кайнаучылар: китап укучылар, китапханәдә үткәрелгән барлык чараларда катнашучылар. Укучылар китапханәгә килгәч фойеда  шашка, шахмат уйныйлар, күбесе газета – журналлар белән танышалар. 4  март көнне  укучылар домино  уены оештырдылар. Укучылар уенда  актив катнаштылар.  Бу чара үзенчәлекле, күңелле үтте.

Шулай ук Р. Низамиевның китаплары укучыларга тәкъдим ителде.

Р.Низами әсәрләрендә тормышта төрле сынауларга юлыккан каһарманнарның язмышлары мисалында җәмгыятьне, милләтне борчыган күптөрле иҗтимагый һәм тәрбияви - әхлакый мәсьәләләр турында сүз алып барыла.

8 март - яраткан һәм иң якын кешеләребезне, кадерле әниләребезне һәм әбиләребезне котлый торган көн. Теләче 3нче балалар бакчасы балалары үзләренең яраткан әниләре һәм әбиләре өчен бәйрәм концертлары әзерләделәр: аларны шигырьләр белән котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр. Әниләр, әбиләр "әйдәгез бергә биибез"дигән конкурсларда бик теләп катнаштылар. Балалар да, бәйрәм кунаклары да яхшы кәеф алдылар, ә балалар елмаюлары безнең әниләрне һәм әбиләрне сөендерделәр.

5 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә гражданнар оборонасы көне үтте. ОБЖ фәне укытучысы Сафин А.С. 8-11 нче сыйныф укучылары өчен гражданнар оборонасы темасына бердәм дәрес уздырды. Дәреснең максаты укучыларда тормыш иминлеге нигезләре фәненә кызыксыну уяту, иминлек кагыйдәләрен үтәүне булдыру, төрле шартларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү иде.

28 февраль көнне  Теләче районы Ачы  һәм Екатериновка авылларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң дулкынландыргыч һәм дулкынландыргыч акцияләрнең берсе-Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру булды. 

Балалар әниләрне, әбиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән  бүләкләрен кадерле кешеләренә  тапшырдылар. Бәйрәм балаларга, әниләргә, әбиләргә бик ошады.

4 март көнне Баландыш төп мәктәбендә Саба һәм Теләче районнары буенча Эчке эшләр бүлеге инспекторы, майор Л. М. Тимерханов тарафыннан тикшерү уткәрелде. Ул укучыларны янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

5 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан “Йөрәк җылым сиңа әнием” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәнең кунаклары булып бүгенге көндә  уллары хәрби хезмәттә булган Теләче районында яшәүче барлык солдат әниләре, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы чакырулы иде. Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы  ачып җибәрде.

4нче март һәм 5нче март көннәрендә Теләче 2нче балалар бакчасының беренче кечкенәләр, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә  язның беренче бәйрәме-8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре булып узды. Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен яз һәм әниләр турында шигырьләре, җырлары, биюләре белән шатландырдылар. Бүләкләрсез нинди бәйрәм инде ул! Балалар бәйрәмгә килгән әниләрен һәм әбиләрен үз куллары белән ясалган бүләкләре белән дә сөендерделәр. Барлык әзерләнгән бүләкләр дә бик үзенчәлекле иде. Бугенге бәйрәм иртәләре балалар бакчасы тормышына яз хисе белән тулыландырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International