6 нчы март көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 36 нчы утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды.Утырыш эшендә “Теләче муниципаль районының 2020 нче елга һәм 2021 һәм 2022 нче еллар план чорына бюджеты турында” 2019 нчы елның 16 нчы декабрендә кабул ителгән 212 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында” һәм көн тәртибендәге башка мәсьәләләр каралды.
6 март көнне Баландыш төп мәктәбендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган класс сәгатьләре утте. Укучылар ТАССР төзелүгә багышланган тарихи вакыйгаларны барладылар , шулай ук Татарстанның борынгы истәлекле урыннары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, символлары һәм мәдәният үзенчәлекләре белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнары территорияләреннән яңа коронавирус йогышы очраклары теркәлгән территорияләрдән (201-nCoV) кайткан гражданнарның сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары буенча территориаль бүлеге белгечләре 884( 362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк
Урта Мишә авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле флэшбук акциясендә катнашты һәм сертификат алды. Китапханәнең бурычы - әдәбиятны алга этәрү бит. Китап аша тарихыбызның данлы, героик сәхифәләре турында мөмкин кадәр күбрәк белсеннәр!
Агымдагы елнын 5 март конне «Баландыш» кооперативы базасында райондагы торле фома авыл хужалыгы житештеручелэре катнашында семинар кинэшмэ булып узды. Элеге чараны район Башкарма комитеты житэкчесе Н.Н. Хажипов алып барды.
6 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубына йөрүчеләр белән «8 мартка чәчәк бәйләме» дип исемләнгән мастер - класс үткәрелде. Әниләргә бүләк бирү күңелле күренеш, бигрәк тә бала үз кулы белән ясаган әйбер күпкә кыйммәтле һәм матур була. Китапханә хезмәткәрләре оештырган мастер – класста балалар әниләре өчен чын сюрприз әзерләде. Открытканың арткы ягына китаплардан алып матур шигырь һәм теләкләр язылды. Мондый бүләк әниләрне сөендерер дип ышанабыз.
Баландыш авыл китапханәсе Пермь крае Кунгура шәһәренең үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган, Россиядә Хәтер һәм Дан елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Сугыш һәм Җиңү турында 75 китап» дигән регионара челтәрле флэшбук акциясендә катнашты һәм сертификатка ия булды.
Чараны оештыручылар - Белгород өлкәсенең «Прохоровский кыры»нда Н.И. Рыжков исемендәге ачык фәнни - тарихи китапханә. Акциянең максаты - сугыш турында китап укуга игътибар җәлеп итү, Ватан өчен хөрмәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү. Акциядә катнашучы әдәби геройны Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрдән һәм цитатадан, шулай ук постка туры килгән иллюстратив материалдан мөстәкыйль билгеләргә тиеш иде.
Агымдагы елның 5 мартында Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы халкының барлык категорияләре арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы республика кышкы фестиваленең финалы узды. Ярышларда Татарстан Республикасының зона этапларында җиңүчеләр катнашты. Бу-Саба, Биектау, Тәтеш, Азнакай, Алексеевск, Теләче районнары командалары.
5 март көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогларының “Өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыруда заманча алымнар” дип исемләнгән семинарлары булып үтте. Өстәмә белем бирү педагогы Набиуллина Рафилә Рафил кызы “String Art техникасы ярдәмендә әниләргә бүләк” диеп исемләнгән ачык дәрес һәм “Кем өлгер” викторинасын үткәрде.