ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбеннән Шәйхетдинова Резеда, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Дәүләтшин Марсель, Иске Җөри урта мәктәбеннән Иргалиева Фирүзә чыгыш ясады.

2020 ел “Хәтер һәм Дан елы”. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә,без, Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап “Күп гасырлар кичкән данлы илем”  дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрдек. Очрашуда "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватаныбыз символлары, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйләделәр.

Быел ул Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Ярышларда район учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре командалары көч сынашты. Ярышлар "Батыр" спорт комплексында, Теләче урта мәктәбенең спорт залында, тирда, хоккей мәйданчыгында һәм районың чаңгы базасында узды. Спартакиадада безнең хезмәткәребез Магдеева А.М актив катнашты һәм хатын-кызлар арасында мас-рестлинг буенча 3 урынны яулады

Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде.

Теләче урта мәктәбе укучысы  Фәхретдинова Регина “ Туган як елъязмасы “ дип исемләнгән  район конкурсында  “ Сугыш тарихы битләре” бүлегендә 1 нче урынны алды.  Укучыны район  конкурсына  мәктәп музее җитәкчесе З.Р. Хәлилова әзерләде. Котлыйбыз!

22 нче февраль көнне Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында узган фестиваль-концертта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары, укытучылары  актив катнашып,үзләренең  сәләтләрен күрсәттеләр. Чыгышларны жюри  бәяләде. Әлеге концертка Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе күргәзмә әзерләде

22 нче февраль  көнне район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары, авыл җирлекләре командалары катнашында кышкы спартакиада  узды.Әлеге спартакиадада  Баландыш төп мәктәбе укытучылары да читтә калмады. Бадминтон буенча Заббаров А.Ф. 1 урын,Заббарова Г.Н. 2 урын,кул көрәше буенча Тимербаева Ф.Р. 3 урын алдылар.Аларны котлыйбыз!

21 нче февраль  көнне Баландыш төп мәктәбендә укучыларга патриотик тәрбия бирү максатында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган,авыр солдат хезмәтендә булып,туган җирләренә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан солдат егетләр белән  “Ватанны саклау- изге бурыч” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә , Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәп кайткан өч егетебез Шамсиев Ф,Гарипов Р,Исмагилов Р . лар чакырылды.   Егетләребез илебезнең төрле почмакларында хезмәт иткәннәр.  Очрашу кичәсе бер тында үтеп тә китте һәм  күңелләребезгә шулкадәр җылылыгы белән кереп калды. Без алар белән чын күңелдән горурланабыз!

23 февраль көнне Теләче-Арена боз сараенда Екатеринбург шәһәрендә узган Россия беренчелегеннән җиңу белән кайткан спортчыларыбызны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары-ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Рамил Маликов һәм Теләче муниципаль районы кул корәше федерациясе президенты Хәким Хадиуллиннар котлады. Әлеге ярышта  Максабаш авылыннан Марсель Дәүләтшин - 1нче урын, Теләчедән Резеда Шәйхетдинова - 7нче урын һәм  Иске Җөридән Фирүзә Иргалиева - 6нчы урын яулап кайтты. Спортчыларның остазы-"Теләче" спорт мәктәбе тренеры Айрат Кыямов.

21 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбендә үткән “ Ел укучысы” мәктәп конкурсында  Котдусов Булат җиңүче булды. “ Ел укучысы”мәктәп конкурсында  Котдусов Булат белән бергә Трофимова Альбина, Хәйруллин Әмирхан, Тимербаева Динә и  Игнатик Богдан да көч сынашты. Котдусов Булат беренче урынны яулады. Котлыйбыз!  Алга таба да уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International