ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

22 февраль көнне Теләче авылында, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган, Теләче муниципаль районы предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында Кышкы спартакиада кысаларында, спорт ярышлары булып узды.

Анда 33 команда, 287 катнашучы катнашты. Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә “Кояшкай” балалар бакчасында, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап “Күп гасырлар кичкән данлы илем”  дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрдек. Очрашуда "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватаныбыз символлары, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйләделәр.

Язучы Хәсән Туфанның "Туган тел" шигыре белән бу конкурста Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Г.И. да катнашты.

21 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбенең “ Яшь патриот» түгәрәгенә йөрүче укучылар, җитәкчеләре Е.Я. Нуртдинова белән берлектә,  хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт иткән егетләребезгә, Ватанны саклаучылар көне белән котлау хатлары яздылар. Очпочмаклы солдат хатлары укучы балаларның  якты хисләрен, теләкләрен Ватанны саклаучы яшь егетләребезгә алып барып җиткерерләр. Ватанны саклаучы  егетләребезгә ,яхшы хезмәт итеп, туган якларыбызга кайтырга язсын иде. Күкләребез һәрчак аяз, тыныч булсын!

22 февраль көнне район мәдәният йортында "23 февраль - Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды. Әлеге чарада Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов сугыш hәм тыл ветераннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре» тапшырды.

Алдыгы көннәрдэ Үзәк авыл җирлеге территориясендә Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль эш буенча белгеч Кашапова А.Х. һәм социаль педагог Гайнетдинова Ф.Т. Үзәк мәдәният йорты базасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Мин булачак сакчы» дигән чара үткәрделәр. Чараның төп максаты - Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, аның үткәне һәм бүгенгесе өчен горурлык, Ватан мәнфәгатьләрен якларга омтылу. Балалар өчен музыкаль, бию бәйгеләре һәм пешекчеләр конкурслары оештырылды.

Бүләк Россия Федерациясе Президенты Указы белән гамәлгә куелды. Бүген районда юбилей медален Саурыш авылыннан Муса Шәрипов, Олы Нырсы авылында гомер итүче Гарифулла Гобәйдуллин,  Күкчә авылыннан Таисия Сабирҗанова алды.  Аларга бүләкне  район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фанис Закиров, район җитәкчеләре өйләренә барып тапшырды. Шулай ук районыбызның тыл хезмәтчәннәренә дә шушындый медаль тапшырыла  башлады.


21
февраль, 2020 ел
җомга

21 нче февраль көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының киңәйтелгән утыз бишенче утырышы узды. 2019 елда районның социаль –экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 нче елга бурычлар  турында район Башкарма комитеты Җитәкчесе Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы чыгыш ясады. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер - министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров Марат Азатович катнашты  һәм чыгыш ясады.

21нче февраль  көнне балалар бакчасынында “Без күңелле команда!” дигән спорт  бәйрәме оештырдылар .  Бәйрәмдә өлкәннәр төркеменә йөрүче  балалары әтиләре белән  ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, ике  команда да  бик җитез һәм  тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде.

Баландыш авыл китапханәсендә 20 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдат булырга-Ватанга хезмәт итәргә! " дип исемләнгән патриотик кичә үткәрелде. Бәйрәмгә солдатта хезмәт итеп кайткан авылыбыз егетләре һәм 9 сыйныф малайлары чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International