ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

Һәр халыкның туган теле -  аның мәдәнияте, тарихи көзгесе ул.  Туган тел көне уңаеннын  Теләче урта мәктәбендә  матур  класстан тыш чара  үтте.  Укучылар ана телендә матур җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, милли биюләр биеделәр. Дуслар , ана телебезнең байлыгын , матурлыгын, аһәңле яңгырашын  бергәләп саклыйк.

  

Төп  дәүләт имтиханы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен генә түгел, ә ата-аналар өчен дә зур сынау.

17 нче февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә “ТДИ—2020” темасына  чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы үтте.  

Җыелышта укыту эшләре буенча директор урынбасары Заббарова Г.Н , математика укытучысы Тимербаева Ф.Р,  рус теле укытучысы Хасаншина Р.Ф.,география укытучысы Гилазова Э.Р,татар теле укытучысы Мингазова Л.М.лар  чыгыш ясады.Тулы эчтәлекле әңгәмәдә  ата -аналар укучыларның ТДИ нәтиҗәләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

21 нче февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.  Шул уңайдан, укучыларыбызда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, мәктәп китапханәсендә “Туган телем – иркә гөлем” дигән  әдәби иртә  уздырылды. Китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларны яңа кайткан китаплар белән таныштырды.  Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде. Кичәдә “Әйтеп бетер” дигән исем астында мәкальләр әйтелде, туган тел турында шигырьләр укылды.Кичә “Туган  тел” җыры белән тәмамланды.

ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А.  Үзәк балалар бакчасында авыл тарихы буенча уен-сәяхәт үткәрде. Китапханәче республикабызның тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, хәзерге вакытта Татарстанның ничек үсеш алуы, Теләче районы һәм Үзәк бистәсе тарихы турында сөйләде. Балалар актив катнаштылар.

Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Шул уңайдан, Урта Мишә авыл китапханәсендә,  "Туган телне кадерләгән халык, кадерле булыр" –исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарада татар халкының телдән – телгә, буыннан – буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән иҗат әсәрләре – риваятьләр һәм легендалар, мәкаль һәм әйтемнәр, табышмаклар, халык җырлары турында сөйләштеләр, бәет һәм мөнәҗәтләр тыңладылар. “Туган телнең асыл байлыклары”  исемле китап күргәзмәсе оештырылган иде. Туган телебезне сөеп, кадерләп яшик!

Шулай итеп, Советлар Союзы 15 меңнән артык гражданын югалткан 10 еллык сугыш тәмамлана. 

Балалар туган ягыбыз язучылары турында аз белә, гәрчә алар безнең арада яшәсә дә. Язучылар - бер карасаң гади кешеләр кебек.... Әмма, алар даими мәшәкатьләр ыгы-зыгысында да күпләр өчен сизелмәслек һәм гадәтигә әйләнгән әйберләргә, туган җиребезнең матурлыгына сокланып туя алмый. Алар безне кече Ватаныбыз белән горурланырга өйрәтә. Әлеге чарада балалар якташ язучыларыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Шулай ук татар халык фольклорыннан төзелгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче белән берлектә  “Кояшкай”  балалар бакчасында, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап “Күп гасырлар кичкән данлы илем”  дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрдек. Очрашуда  "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, Ватаныбыз символлары, Татарстан Республикасының бүгенгесе турында сөйләделәр.

19 нчы февраль көнне Баландыш төп мәктәбенең  мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә, ТАССР оешуының 100 еллыгы һәм  Бөек жинүнең 75 елы уңаеннан Ватанны Саклаучылар көненә багышланган , « Әтием – горурлыгым» исеме астындагы чара үткәрелде.Чараның максаты  - балаларда туган илгә һәм Россия армиясенә хөрмәт,туган жиргә карата горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән жырларын,биюләрен бүләк иттеләр,төрле спорт уеннарында көч сынаштылар.Әтиләр һәм бабайларда уеннарда бик теләп катнаштылар.

Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә.  Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә да бу бәйрәм уңаеннан әзерлекләр башланды. Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр, шулай ук әтиләргә һәм бабайларга үз куллары белән бүләк ясыйлар. Алар бик теләп бизәкләрне, рәсемнәрне кисеп ябыштыралар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International