ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2020 ел
җомга

19 февраль көнне Теләче урта мәктәбе базасында 2,3 сыйныф укучылары өчен рус теле һәм математика фәннәреннән район олимпиадалары үткәрелде. Анда барысы 83 укучы катнашты.

19 февраль көнне безнең районның математика укытучылары «Бердәм Дәүләт имтиханына әзерлек үзенчәлекләре " проблемасы буенча республика семинарында катнаштылар.Семинар Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылды.

2020 нче елның 18 нче февралендә Иске Җөри урта мәктәбендә физика укытучыларының "Укытучының укучыларның иҗади үзенчәлекләрен үстерү буенча эш системасы" дигән темага семинары булып узды.

17-18 февраль көнне Шәтке урта мәктәбе базасында 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен математика һәм рус теле буенча тест үткәрелде. Тестларны 9 сыйныфтан 15 укучы (Шәтке һәм Сауш мәктәпләре укучылары) һәм 11 сыйныфтан 7 укучы башкарды.

18 нче февраль көнне Биектау районының “Сандугач”  балалар бакчасында Республиканың “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең зона туры булып үтте. Зона турында Биектау, Теләче, Питрәч, Әтнә районнары педагоглары көч сынашты. Комиссия членнарына педагоглар тарафыннан “Иҗади эшчәнлек” (презентация), ачык дәрес тәкъдим ителде.

17-18 февральдә, Казан шәһәренең Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында "Җәлил укулары" Халыкара әдәби конкурсының финалы узды.

    Кәримова Асилә (җитәкчесе Кәримова Румия Әнәс кызы-Алан балалар бакчасының музыка җитәкчесе),  Алан балалар бакчасында тәрбияләнүче,  3 дәрәҗә диплом һәм бүләкләр белән бүләкләнде, ә Кәримов Сәид (җитәкчесе Сафиуллина Әминә Тимергали кызы-Балыклы башлангыч сыйныф укытучысы), Балыклы башлангыч мәктәбе укучысы, 1 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Асилә белән Сәидкә алга таба да уңышлар телибез.

3-12 февраль көннәрендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм ата-аналар арасында «Засветись» яктылыкны кайтаручы иң яхшы элементка район конкурсы булып узды.   17 февральдә конкурска йомгак ясалды. Комиссия районның 14 балалар бакчасыннан, Баландыш, Югары Кибәхуҗа мәктәпләренең мәктәпкәчә төркемнәреннән 109 эшне карады. Җиңүчеләр булып Теләченең 1 нче, 2 нче, 3 нче, Үзәк, Ленинский, Алан, Иске Җөри балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр танылды.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

20 нче февраль  көннеТеләчеурта мәктәбендәчыгарылышсыйныф укуылары ата –аналары  тарих фәненнән  имтихан биреп  карадылар.11 нче   сыйныф укуылары ата –аналары тарих фәненнән укучылар өчен булган  имтихан  биремнәрен эшләделәр, шул ук дулкынландыргыч минутларны узеләре дә үттеләр. Ата-аналар белән бергә  сынап карау  имтиханында Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Карпова  Наталья Владимировна һәм  Прокурор ярдәмчесе Ибраһимов Ринас Ринатович  катнашты Сынап карау имтиханы уңышлы үтте.  Уңышлар телибез!

Халыкара туган тел көне уңаеннан, 19 февраль көнне Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен "Родной язык, как ты прекрасен " дип исемләнгән уен программасы үткәрелде.  Балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихын белделәр, дөньяның төрле телләренең бөеклеге һәм күптөрлелеге турында сөйләштеләр.

Китапханәдә әлеге көн уңаеннан, бәйрәм белән таныштыручы күргәзмә оештырылды.

Дөнья әдәбиятында үз исемнәрен үлчәүче шагыйрьләр күп. Әмма фашист лагерьларындаязылганшигырьләрһәмҗырларбеләнисеменмәңгеләштергән герой Муса Җәлил, кебекбармак беләнсанарлыккына. Чара барышында без балаларга татар халкыгероеныңякты, кызыклы, ләкиншулуквакыттаавырһәмфаҗигалеязмышытурындасөйләдек, «Жизнь моя песней звучала в народе, Смерть моей песней борьбы прозвучит" диписемләнгән презентация карадык. Чара ахырындабалаларшагыйрьнеңшигырьләренукыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International