2 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Акция кысаларында китапханәче Гильмутдинова Рузалия «Сугыш елларының каһарман балалары» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның эшчәнлеге, герой-пионерлар: Леня Голиков, Валя Котик, Зоя Портнова турында, яшь партизаннар каһарманлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Балалар китапларны кызыксынып тыңладылар һәм фикер алышуда бик теләп катнаштылар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сәнгать фестивале кысаларында үткәрелгән концерт барышында, “Җиңүгә илткән юллар” исеме белән күргәзмә әзерләнде.
Әбде авыл җирлегендә Теләче муниципаль районы Әбде авыл җирлегенең 2019 нчы елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 нче елга бурычлар билгеләү буенча гражданнар җыены булып узды. Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин, Теләче муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Җыенда Әбде авыл мәдәният йорты үзешчәннәре, "Задоринка" ансамбле, "Шатлык" ансамбле, укучылар һәм укытучылар чыгыш ясады.Халык җыены йөзү бассейнына сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
3 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташыбыз язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 112 ел тулуга багышланган, "Фатих Хөсни – татар әдәбиятенең якты йолдызы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, китаплар тәкъдим ителде. Фатыйх Хөсни кеше психологиясен яхшы белүче, мастер-новеллист буларак танылган. Аның танылган повестьлары – «Йөзек кашы», (1942), «Җәй башы», (1951), «Авыл өстендә йолдызлар», (1955); «Җәяүле кеше сукмагы», (1959); «Утызынчы ел», (1963); «Еллар һәм юллар», (1956), «Бертуган Таһировлар», (1965).
31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбе 6 -7 нче сыйныфы укучылары « School theatre» дип аталган , театраль коллективларның инглиз телендә үткәрелгән, район конкурсында катнаштылар. Укучылар коллективын конкурска инглиз теле укытучылары Л.Г. Алексеева һәм А.Р. Ахметзянова әзерләде. Укучылар конкурста инглиз телендә сөйләшеп, матур кичерешләр алдылар, уңышлы чыгыш ясадылар һәм III урынны алдылар. Котлыйбыз!
Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.
Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды. Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Субаш авыл клубында ,ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан, «Спорт – сәламәтлек нигезе» исеме астында укучы балалар белән әңгәмә үткәрелде һәм ахырдан теннис уйналды.
4 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Хуш, Әлифба!" бәйрәме уздырылды. Беренче сыйныф җитәкчесе Садыкова Г.Ш. әлеге чарага махсус сыйныф шәҗәрәсен төзегән иде. Сыйныф тормышы турында эчтәлекле презентация, балаларның матур чыгышы, әти-әниләрнең ихлас котлаулары, әкият геройларының катнашуы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
4 нче февраль көнне Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты. Очрашуда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хамидуллин Илнур Хазинурович, Теләче авыл җирлеге башлыгы И.Р. Мараков катнашты. Очрашу бик файдалы булды.