Җыенда Теләче муниципаль районының беренче урынбасары Фатхуллин А.Г., район, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен Олы Мишә авыл җирлеге үзешчәннәре, мәктәп, садик балалары катнашында концерт белән башланып китте. Олы Мишә авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Галимуллин Р.М., җитәкчеләр 2019 елга эшләгән эшләренә отчет ясадылар.
4 февральдә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге «Татарстан –Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты белән берлектә ТР экология проблемалары институты базасында «Татарстан Республикасы мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләренең экологик компетенциясен үстерү өчен инновацион технологияләр»дигән темага семинар үткәрде. Бу чарада район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Туктамышева А. Х. һәм Иске Җөри мәдәният йорты директоры Насыйбуллин Р.М. катнашты.
1 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үтүче “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән район фестивале концерты узды.
Алар биредә бер - берсе белән аралашып, яңа кайткан китап-журналлар белән танышып, тәҗрибә уртаклашып, киңәшләр бирешеп, кул эшләренә осталыкларының серләрен бүлешеп, ял итеп кайталар. Хатын - кызлар өчен оешкан “Алтын куллы ханымнар” берләшмәсе китап укучылар арасында бүген дә популяр булып эшен дәвам итә. Бездә очрашулар күңелле үтә. Әбиләребездән калган борынгы җырларны искә тошерәбез. Шулай итеп безнең кичәбез бик күңелле үтә.
Теләче урта мәктәбендә теләгән һәрбер кешене яңа һөнәрләргә ойрәтү өчен Регионара компетенцияләр үзәге - Казан элемтә һәм информацион технологияләр техникумы белән берлектә бушлай укытулар оештырыла. Яңа һөнәрләргә өйрәнгән һәрбер кешегә уку турында таныклык биреләчәк.
31 гыйнвар көнне Алабуга шәһәренең "Кама" уку-укыту театрында яңадан әзерләү курсларында укучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды - Теләче районы мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри статусын расладылар.Тантананың рәсми өлеше көллият укытучылары һәм студентлары әзерләгән мәдәни программа белән үрелеп барылды.
1 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район күләмендә игълан ителгән «Җиңү безнең йөрәкләрдә” исемле сәнгать фестивале узды. Фестиваль кысаларында Алан авылы китапханәсе тарафыннан “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән күргәзмә, сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган, сугыш чоры вакыйгаларын яктыртучы видеофильм әзерләнде.
2 нче февраль көнне Баландыш авыл китапханәсе Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Бу елны да мәдәният хезмәткәрләре “Фатих Хөсни – авылыбыз горурлыгы” дигән исем белән музейга экскурция оештырдылар. Музейга яшьләр чакырылды. Яшьләр язучының тормыш юлы, иҗаты белән кызыксындылар, музейда язучының экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмә дә эшләнде.
Быел да мәдәният хезмәткәрләре“ Фатих Хөсни –авылыбыз горурлыгы” дигән исем белән музейга экскурция оештырдылар. Музейга яшьләр чакырылды. Яшьләр язучының тормыш юлы, иҗаты белән кызыксындылар, музейда язучының экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмә дә эшләнде.