2 нче февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсе Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Күкчә авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Шул уңайдан “Җиңү язы мәңге йөрәкләрдә” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә күзәтү кычкырып укулар белән үрелеп барды.
Ярышларда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем уенда җиңәргә теләде. Җанатарлар дусларына көч биреп торды, мәдәният йорты фойесында спорт рухы хөкем сөрде.
2 нче февраль көнне Күкчә авыл китапханәсе Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Шәдке балалар бакчасында Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган «Мин яратам сине, Татарстан» дип аталган почмак оештырылды. Яраткан Республикабызга быел нәкъ бер гасыр тула. Балалар белән бергә без Татарстанның зур тарихи шәһәрләрен искә төшерәбез, истәлекле вакыйгаларны, күренекле шәхесләрне, милли ашларны белән танышабыз. Татар телендә халык табышмаклары чишәбез,шигырьләрен ятлыйбыз.
Алан урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда Бөек Ватан сугышына караган экспозицияләргә аеруча күп урын бирелгән. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнгән көннәрдә әлеге экспозицияләр аеруча игътибарга лаек. Тәрбия сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрү, һәртөрле конкурсларга катнашу өчен укучылар һәм укытучылар еш мөрәҗәгать итә аларга. Бу көннәрдә авыл мәдәният йортында “Җиңү китергән еллар” дип аталган күргәзмә оештырып, авылдашларга һәм килгән кунакларга бай мәгълүмат җиткерелде.
3 февраль көнне “Теләче Арена” боз комплексында 2011-2013 елда туган балалар арасында, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, хоккей ярышы булып узды. Ярышта “Армада”, “Армада- 2”, “Торнадо” командалары катнашты. Команда катнашучылары арасында, өченче урынны алган, безнең балалар бакчасына йөрүче Кузьмин Р. һәм Хәзетдинов И. да бар.
4 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, район балалар китапханәсе хезмәткәрләре катнашында, ТАССР ның 100 еллыгына һәм Татарстан флагының туган көне уңаеннан чара булып узды. Чара барышында китапханәче Фатыхова Е.Г балалар белән Татарстан Республикасының дәүләт символикалары турында сөйләштеләр, гимн тыңладылар, флаг һәм аның төсләренең мәгънәләре турында да искә төшерделәр. Китапханәче Закирова Л.М балаларның зирәклекләрен тикшереп, бергәләп табышмаклар чиштеләр. Ә аннары татар халкы тарихына, аның гореф-гадәтләренә багышланган мультфильм да карадылар. Әлеге чара балаларга бик кызыклы һәм файдалы булды.
5 февраль көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләченең 2 нче номерлы «Кояшкай» балалар бакчасында «Живи, цвети за веком век» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Район территориясе исәп-хисап участокларына бүленгән. Бездә барлыгы 25 участок бар. Һәр участокта нормалар буенча 500 дән 600 гә кадәр кеше эшли. Хисап участоклары исәпкә алу участокларына Берләшкән. Һәр исәпкә алу участогында 6 хисап участогы бар. Халык санын алуны үткәрү өчен вакытлы хезмәткәрләр кирәк булачак. Хәзер инде кадрлар сайлау башланды. Татарстан Республикасында халык санын алуны уздыруда барлыгы 9,8 мең кеше катнашачак. Халык санын алу вакытында актуальләштерелгән исемлек буенча 612,3 мең йортны әйләнеп чыгарга һәм 3,9 млн. нан артык кешедән сорашырга кирәк булачак.