15 ноябрь көнне Теләче район суды бинасында ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Идрис улы Гыйләҗев, ТР Судьялар советы рәисе Роман Фәһим улы Гафаров, ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Миргазәм улы Салихов, «РДУП» ФДБУ директоры Рамил Әнвәр улы Шәрифуллин, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов һәм башка чакырылган кунаклар катнашында «Суд һәм заманча җәмгыять» темасына Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының 9-11 сыйныф укучылары һәм "Россия дәүләт суд эшчәнлеге университеты" ФДБМУнең Казан филиалы студентлары өчен ачык дәрес үткәрелде.
14 нче ноябрь көнне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Сәламәтлекләре чикләнгән балаларны укыту: эш тәҗрибәсе, проблемалар, перспективалар"дигән темага район семинары үткәрелде. Семинар-практикум эшендә Баландыш төп мәктәбе һәм балалар бакчасы педагоглары, районның укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты.
15 ноябрь көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре "Тәмәке сине сындырганчы, син аны үзең сындыр" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдылар һәм буклетлар тараттылар. Чараның төп максаты сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, зарарлы гадәтләрдән арыну кирәклеген сеңдерү иде.
13нче ноябрь көнне Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр буенча районара бүлекчәнеңөлкән инспекторы Тимерханов Л. М. Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча чираттагы тикшерү үткәрде.Тикшерү барышында балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше тикшерелде һәм хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында планнан тыш инструктаж үткәрелде.
Бүген Югары Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән тәрбияче "Шырпы уенчык түгел" дигән темага әңгәмә үткәрде. Балаларны "Мәче өе" дигән әкият аркылы ут белән уйнамаска кирәклеген аңлатты. Бер шырпының бик зур хәвефкә китерергә мөмкинлеге әйтелде. Куркынычсызлык кагыйдәләрен һәрвакыт үтәргә кирәклеге төшендерелде.
13 нче ноябрь конне Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә 8 нче сыйныф укучылары математика һәм тарих фәннәреннән диагностик тест эшләделәр.
Россия җыелма командасы составында “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Зәйнетдинов Ришат һәм Мифтахов Динар (Кама Тамагы районы) катнашты. Ришат сул кул белән 9, уң кул белән 4 урын, Динар сул кул белән 3, уң кул белән 7 урыннарны яулап кайтты.
Барлыгы 54 команда катнашкан әлеге ярышларда Россия командасы 1 урында калды.
Теләче районы командасы составында Шәтке, Теләче, Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары (тренерлар: Гәбделхәев Р.Х., Шәяхмәтов Ш.А.) катнашты.
Барлыгы 7 команда катнашкан ярышларда Теләче командасы кызлары 4 урынны яулады.
20 нче ноябрь көнне 8.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 33 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары А. Г. Фәтхуллин алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, район прокуроры Р.Ф. Сөнгатуллин, район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.С. Зарипов, Теләче муниципаль районының җаваплы җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.