Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне - барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Авыл кешесе хезмәтенә кадер-хөрмәт күрсәтә белүебез бу һөнәри бәйрәмне дәрәҗәле итә.
Теләче җирлекара китапханәсе Пенза өлкәсенең балалар һәм яшьүсмерләр китапханәсе тарафыннан оештырылган “Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке” дип исемләнгән VII нче регионара акциясендә катнашты.
Хакимиятләр Россиядә агросәнәгать комплексына булышуны дәвам итәләр, илдә авыл хуҗалыгы югары технологияле, нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле булсын өчен әле тагын күп нәрсә эшләргә кирәк, дип белдерде Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев “Алтын көз” күргәмәсен ачу тантанасында
Театр елы-илнең мәдәни тормышы, җәмәгатьчелек аның формалаштыру өчен бик мөһим вакыйга. Театр елын үткәрүнең төп бурычларыннан берсе - театрны һәрберебез тормышының бер өлеше итү мөмкинлеге.
7 октябрь көнне Әбде мәдәният йортында бөтен көчләрен һәм белемнәрен үз халкына багышлаучыларны хөрмәтләделәр.
10 нчы сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль район Советының чираттагы 31 нче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гилванович алып барды. Утырышның көн тәртибендә 2 мәсьәлә каралды.
7 октябрь – балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең тууына 70 яшь. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кыйбласы – балачак иле” исемле күргәзмә куелды. Рәшит Бәшәрнең беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм хикәяләре — республика матбугатында алтмышынчы елларның ахырларында күренә башлый.
19 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә бөтен дөнья “Татарча диктант” акциясендә катнашачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны киметү.
Әңгәмә барышында агач яфракларындагы үзгәрешләр, яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр, җырлар җырладылар.
Хәзерге вакытта безнең балалар бакчасында кече яшьтәге икенче төркем балаларының адаптацияләү чоры бара.