Яңа китаплар белән якынрак танышу өчен балаларга “Бу китапны укы” дип исемләнгән күргәзмә тәгъдим ителде.
30 сентябрь көнне Теләче беренче балалар бакчасында Бөтендөнья елгалар көне узды. Балалар безнең җирлектә нинди елгалар агуын искә төшерделәр, елганың сулыктан ни белән аерылуын ачыкладылар
27-29 нчы сентябрь көннәрендә Теләче урта мәктәбе укучылары информатика укытучысы Ф.Ф. Гаптрахманов җитәкчелегендә «Цифровой прорыв»дип исемләгән Бөтенроссия конкурсының финал өлешендә катнашып кайттылар.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итүенчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге авыл эшкуарлары «Яшь Россия эшкуары 2019» Бөтенроссия конкурсында катнаша алалар. Конкурста катнашу өчен бүген үк molpred-116.ru сайтында анкета тутырырга һәм info.mpr2019rt@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлүче бүләккә СММ буенча онлайн белем алу курсын алачак.
Яшь белгечләр авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3%ка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедев әйтте.
Соңгы бер атна эчендә республикада 1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды, 256 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылды. Шул чор эчендә Татарстанның шикәр заводларында 20,4 мең тонна шикәзр комы җитештерелде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Урта Мишә авыл китапханәсендә яңа газет-журналларны тәкьдим итеп даими күргәзмә тора.
Петр I нең 350 еллыгы уңаеннан, үз ватаныңа мәхәббәт, үз илеңнең тарихи үткәне белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан, Айдар авылы китапханәсендә "Бөек патша һәм реформатор» дип исемләнгән буклет төзелде.
Без һәр көнне үз йөрәк җылысын балаларга биргән ләче 3нче номерлы балалар бакчасы хезмәттәшләребезне бәйрәм белән котлыйбыз!
Укучылар үз куллары белән күгәрченнәр ясадылар, күгәрченнәргә сугышта вафат булган бабаларының исемнәрен яздылар.