ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Әбде авыл китапханәсендә балалар өчен күңелле күргәзмә - юморина оештырылды. Күргәзмәдә -  «Приключение капитана Врунгеля" һәм  «Барон Мюнхаузен», Том Сойер әсәрләре тәкъдим ителде. Балаларга күргәзмәдән таныш китапны сайларга, аннан бирем табарга һәм аны укырга, сорауларга җавап бирергә һәм китап герое өчен күңелле шарж ясарга тәкъдим ителде. Иң актив катнашучылар баллар алды.

Бәйрәм урамда, мәдәният йорты каршында узды. Бу чара традицион рәвештә ел саен үткәрелә. Ел саен бәйрәмгә килүчеләрдә арта: укучы балалар, ясле-бакча балалары, авыл халкы. Китапханәче бу көннең ничек барлыкка килүен аңлатып узды. Катнашучылар биеделәр, шигырьләр сөйләделәр һәм табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр. Шул арада казанда ботка да пеште, самоварда чәй дә кайнап чыкты. Ахырдан барсы да бик тәмләп сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Балалар китабы атналыгы кысаларында, Алан авылы китапханәчесе иң кечкенә китап укучылар арасында китап укуны пропагандалау максатыннан,  “Яраткан китаплар илендә” исемле китапханә дәресе үткәрде. Балалар белән ин яраткан китапларына күзәтү ясалды, табышмакларга  һәм укылган әсрләр буенча сорауларга бергәләп җавап бирделәр.

Бүгенге көндә яшүсмерләр арасында сүлпәнлек, битарафлык, белмәгәнне белергә теләмәү, матур әдәбият укудан бөтенләй бизү, яхшылыкны күрмәү кебек кире сыйфатларның көчәюе сизелә. Шуны истә тотып 30 март  көнне Максабаш авылы китапханәсендә   мәдәният йорты   белән берлектә. "Әһлак нигезе - матур гадәт " дигән исем астында тематик сәгать  үткәрелде.

Укыту буенча семинарлар Казан Федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбенең методик ярдәме белән оештырылды. Республика буенча 21 меңнән артык кеше ә район буенча 164 участок сайлау комиссияләре әгъзалары үз белемнәрен күтәрәчәкләр. Районыбызда укулар “Батыр” спрткомплексында оештырылды һәм 1 нче апрельдән 17 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Укытучылар – 2018 нче елның ноябрь-декабрь айларында махсус программа буенча укып кайткан сайлау комисиия әгъзалары. Укыту буенча беренче семинарлар 1 нче һәм 2 нче апрель көннәрендә зур оешканлык белән узды.

Әлеге күргәзмәдә авторның «Түгәрәк бәхет»,  «Урман уртасында», «Песнәк», «Сабан туе»  китаплары урын алды.

Бу уен кыю укучылар өчен, чөнки укучылар сайлап алынган китапның нинди икәнен күрмиләр. Китапханәче тарафыннан әзерләнгән «Сюрприз» күргәзмә өстәле ясалды. Бу күргәзмә яшь китап укучыларда кызыксыну уятты. Балалар бик теләп үзләренә сюрприз-китаплар сайладылар. Бу уенда катнашу өчен укучылар “Серле дә, сихри дә - ул китап» дигән әдәби викторина сорауларына җавап бирергә тиеш иделәр.

Шул уңайдан, Теләче җирлекара китапханәсе "Көлүдә бөтен тылсым" дигән китап күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим итә. Көлке дөньясы-ул үзенчәлекле дөнья. Чын күңелдән көлергә кем яратмый? Игелекле китап - бу эштә алыштыргысыз ярдәмчебез.

Театр – милләт язмышының һич тутыкмас көзгесе ул. Бик күп еллар дәвамында татар милләтенең рухын,  телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек. Безнең халык китаплы һәм театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата булган мәхәббәт яши.

«Ак калфак» берләшмәсенә актив йөрүче Зәмзәмия апа Сәетгараева үзенең кул эшләре: носки, башмак, шәл, киезләр бәйләү  алымнары белән таныштырды. Матур төсләрдән бәйләнгән башмак-бияләйләр башкаларда бәйләүгә кызыксыну уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International