19 сентябрь көнне район мәдәният йортында Теләче муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып үтте.
13 сентябрь көнне, Теләче үзәк китапханәсендә танылган җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты, язучы, публицист Фәүзия ханым Бәйрәмова белән очрашу булды. Фәүзия Бәйрәмова 50дән артык китап авторы, Гаяз Исхакый һәм Һади Атласи бүләкләре иясе.
Пушкин картасы проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсендә Гаилә елына багышланган "Шәҗәрә - буыннар чылбыры" дип исемләнгән туган якны өйрәнү квесты үткәрелде. Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз ыруыңның кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә.
Балаларның күзаллауларын киңәйтү, китаплар дөньясы белән кызыксындыру һәм китап укуга тарту максатыннан, Теләче балалар китапханәсенә 3 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасының өлкәннәр төркемендә тәрбияләнүчеләр чакырылды. Балалар китапханәгә бик теләп, ашкынып килделәр. Китапханә хезмәткәрләре аларны шатланып каршы алдылар һәм китаплар дөньясына сәяхәт кылырга чакырдылар. Нәниләр китапханәче сөйләвен зур кызыксыну һәм соклану белән тыңладылар. Китапханәче балаларны китапларны дөрес сайларга өйрәтте, китаплар, журналлар коллекциясе, абонементта һәм уку залында үз – үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
Шул уңайдан 3-4 сентябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә “Беслан-өзелгән дәрес” дип исемләнгән мәгълүмат көне тәкъдим ителде. Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч сүзләрне бик еш ишетәбез. Быел гына да күпме шартлаулар булды, күпме гомерләр өзелде. Андый афәтләр башка кабатланмасын иде. Һәммәбезнең вакытында эшләгән гамәле террорчылык актын булдырмаска, тирә-юньдәгеләрне коткарып калырга мөмкин. Чара азагында "Тормыш тамчысы" акциясенә дә кушылдык. “Тормыш тамчысы” акциясе - ул хәтер билгесе, безнең арада булмаган кешеләрне чәчәкләргә су сибү аша символик рәвештә тукландырырга өндәү.
Чара барышында террорчылык һәм теракт төшенчәләре белән таныштырдылар, теракт корбаны булмау һәм янау килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Китапханәче балаларга террорчылыкка каршы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде, алар бергәләп мөмкин булган ситуацияләрне тикшерделәр һәм теге яки бу шартларда ничек эш итәргә кирәклеген белделәр, экстремизм һәм террорчылыкка каршы уңышлы көрәш чаралары турында фикер алыштылар.
Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән бергә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Тантананың символы булып сулы савыт тора, аннан акциядә катнашучылар учларына су җыялар һәм терактларда һәлак булганнарның якты истәлегенә багышлап чәчәкләргә су сибәләр.
Алан авыл китапханәчесе «Бегущая книга – 2024» Бөтенроссия интеллектуаль йөгерешенә кушылды. Бу акция кысаларында, алдан әзерләнгән маршрут буенча авыл халкына илебез тарихында, фәндә һәм мәдәниятендә мөһим эз калдырган атаклы гаиләләр турында сораулар бирелде. Акциядә укучылар да, балалы ата-аналар да, өлкән буын вәкилләре дә катнашты. «Бегущая книга-2024» күңелле, җанлы, интеллектуаль дәрт һәм белемнәргә ышаныч белән узды!
Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә - терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә һәм «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясе уздырыла. Акция 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул вакытта мәктәптә террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше һәлак булган, алар арасында күпчелеге балалар. "Тормыш тамчысы" акциясе - ул хәтер билгесе, безнең белән булмаган кешеләрне символик рәвештә - чәчәкләргә су сибү аша су эчерергә чакыру. Баландыш авыл китапханәсе дә “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә бу акциягә кушылды.
Теләче балалар китапханәсендә, ел саен 3 сентябрьдә, Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелүче истәлекле дата уңаеннан әңгәмә узды. Бу көнне ил 2004 елда Бесланда булган коточкыч теракт корбаннарын искә ала һәм күпмилләтле халык кайчан да булса очрашкан террорчылык агрессиясенең барлык корбаннары истәлегенә баш ия.