ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Урта Мишә авыл китапханәсе укучылары террорчылыкка каршы бердәмлек көненә багышланган «Тормыш тамчысы» акциясендә катнаштылар. Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышланган һәм террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең бердәмлеген символлаштыра. Тоткынлыкта булган балалар өч көн буена бер тамчы су да эчә алмадылар. «Тормыш тамчысы» акциясе аша дөнья террорчылыкның барлык корбаннарын искә төшерергә чакыра.

Бу көн безгә 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) булган фаҗигале вакыйгаларны искә төшерә, ул вакытта моңарчы күрелмәгән террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булган.

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы бүлеге тарафыннан, эксплуатацияләгән вакытта үзйөрешле машиналарның һәм прицепларның техник торышын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрелде.


9
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2024 елның 12 сентябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


7
сентябрь, 2024 ел
шимбә

Ел саен мәктәп администрациясе балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактик эш уздыру максатында хокук саклау органнары, ЮХИДИ һәм ПДН инспекторлары катнашында мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы оештыра.


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Предприятие, оешма, учреждение, күп фатирлы һәм шәхси йортлар территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча смотр-конкурс – бәйге игълан ителә. Бәйгене Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты һәм «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге оештыра.

26 августтан республикабыз, шул исәптән районыбыз юлларында “Игътибар - балалар!” профилактик акциясе башланды.

30 август көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Республика көне уңаеннан мәдәният йорты каршындагы ял паркында оештырылган бәйрәм кичәсендә катнаштылар. Алар "Татарстан - уртак йортыбыз" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү,  эбру ысулы белән рәсем төшерү, келәм чигүе буенча мастер-класслар үткәреп, китаплардан яраткан өзекләр укуны һәм якташ язучыларыбызга багышланган интеллектуаль уен оештырып, бәйрәмгә килгән кунакларның күңелләрен күрделәр.

Республика көне – Татарстанның күп милләтле халкының гомуми бәйрәме ул. Шул уңайдан 29 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Татарстан – туган илем” дигән викторина булып узды. Шул темага карата китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, китап укучыларга тәкъдим ителде.  Балалар Татарстан Республикасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Викторина балаларга белемнәрен баетырга, ватаннары турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. 

29 августта Татарстан Республикасы көне алдыннан Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Бәхет биргән җирем -Татарстан»  дип аталган түгәрәк өстәл булып узды. Чара барышында  укучыларда бәйрәм тарихы, республиканың табигый төбәге байлыгы һәм татар халкының гореф-гадәтләре, республиканың танылган кешеләре, аларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында белемнәрен тулыландыру мөмкинлеге булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International