Шәтке авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру кысаларында фетрдан бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класс узды. Һәркем дә бизәнү әйберләре тагарга ярата. Бу мастер-класс белән балалар да кызыксына. "Ни өчен бизәкләр ясау өчен фетр сайланган? Беренчедән, фетр - гади яки фигуралы кайчы белән җиңел генә кисеп алына торган һәм аннан соң бернишләми торган сыек материал түгел. Барлык катнашучылар да онытылмаслык хис-кичерешләр, файдалы тәҗрибә һәм, әлбәттә инде, үзләре ясаган бизәнү әйберләрен алдылар.
28 август көнне "Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Иске Җөри авылы модель китапханәсендә “Люби и знай родной свой край” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Чара программасында укучыларны төрле мавыктыргыч тукталышлар аша таныштыру каралган иде.
Бу истәлекле вакыйга уңаеннан 28 август көнне Айдар авыл китапханәсендә "Безнең дуслык җырыдыр син, гүзәл дастан-Татарстан!” дип исемләнгән әдәби-туган якны өйрәнү сәгате уздырылды.
Мультиклар барлык балаларга да ошый. 28 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Минем яраткан мультфильм герое" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. Аның нигезендә балаларны сәнгатькә тарту, иҗатка мәхәббәт тәрбияләү тора. Балаларның һәркайсы якты һәм мавыктыргыч булып чыккан геройларын сурәтләүгә иҗади якын килде. Ахырда балалар ни өчен нәкъ менә шушы геройны сайланганын, аның нинди сыйфатларга ия булуын һәм ул нәрсә белән җәлеп иткәнен сөйләделәр. Конкурс тәмамлангач, барлык балалар да призлар алды.
Айдар авыл китапханәсендә 24 август көнне "Без укыдык, сезгә дә тәкъдим итәбез" дип исемләнгән китапханә квилты үткәрелде. Катнашучылар үзләренең яраткан әкиятләре, хикәяләре, повестьлары һәм аларның геройлары турында сөйләделәр, укыган китапларының исемнәрен, авторларын күрсәтеп, әлеге әсәргә кыскача бәя биреп, язмаларын плакатка беркеттеләр. Китапханә квилтының асылы шунда: кисәкләрдән билгеле бер тема буенча плакат ясау. Нәтиҗәдә, кызыклы фикерләр белән бизәлгән «кисәкле тукыма» килеп чыкты.
Балаларга үзләренә ошаган китапны алып, гаилә даирәсендә укырга тәкъдим ителде, чөнки җылы гаилә шартларында укылган китап барыбызны да якынайта.
Җәлилчеләрне искә алу көненә карата 24 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә "Үлемсезлеккә илткән адымнар" исемле темага патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләп китте. “Җәлилчеләр батырлыгы үлемсез” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Укучылар М. Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр. Еллар үтсә дә җәлилчеләрнең батырлыклары мәңге онытылмас.
Ул татар халкының уртак мәдәни һәм көнкүреш традицияләре, аның тарихы, яшәү рәвеше һәм хуҗалык алып бару ысуллары белән тыгыз бәйләнгән. 20 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә мәдәният йорты директоры белән берлектә борынгы әбиләребезнең нинди ризыклар әзерләвен бүгенге заман хуҗабикәләребезнең хезмәтләрен чагыштырып балаларга аңлату эшләре алып барылды. Республикабызда гаилә елы кысаларында “Татар кухнясы серләре” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде.
Чара барышында балалар флагның барлыкка килү һәм раслану тарихы белән таныштылар, аның төсләренең нәрсә символлаштыруын,кайчан һәм нинди шартларда эленеп торуын белделәр. Шулай ук Россиянең матрешка,балалайка, самавыр кебек рәсми булмаган символлары турында белделәр.
Хәзерге вакытта коррупциягә бәйле сорауларга һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Китап укучыларда әлеге “чиргә” карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату, намуслылык һәм тәртиплелек тәрбияләү, хокукый аңны үстерү максатыннан Айдар авыл китапханәсендә “Коррупция ул - бозыклык, намуслы булып яшик!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда коррупциягә каршы дәүләт сәясәте һәм көрәш чаралары турында материаллар, буклетлар тәкъдим ителде. Әдәбият әлеге тискәре күренешкә каршы көрәштә көчле корал булды һәм шулай булып калыр да.
Чарада катнашучылар яраткан китап битләре буйлап сәяхәт иттеләр һәм яраткан геройларында кунакта булдылар. Һәр этапта балалар башваткычлы бер карточка табып, аны чиштеләр һәм бирем белән киләсе карточка яшерелгән китапка күрсәтмә алдылар. Чара барышында алар үзләренең белем запасын күрсәтеп, шулай ук кызыклы яңа әдәби фактлар белән таныштылар.