ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның никадәр куркыныч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Шул уңайдан 10 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә танып белү сәгате үткәрелде.

Шармыш авыл китапханәчесе "Почемучки" клубы балалары өчен экологик культура формалаштыру кысаларында "Агачлар Һәм үләннәр – безнең дусларыбыз" дигән экологик дәрес үткәрде. Балалар «Табигать белгечләре» интеллектуаль экологик викторинасында катнаштылар һәм әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен тикшерделәр. Яшь экологлар табигать патшалыгында яшәүчеләрнең гаҗәеп дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясаганнар.

9 август - барлык китап сөючеләр һәм әдәбият дөньясына катнашы булган кешеләр: язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр, нәширләр, мөхәррирләр, корректорлар, типография һәм китап кибетләре хезмәткәрләре өчен истәлекле көн. Шул уңайдан Олы Мишә авыл китапханәсендә әдәби уку үткәрелде. Балалар үзләре теләгән китапларын алып укыдылар, бер-берләренә табышмаклар әйтештеләр. Укыган китаплары белән фикер алыштылар.

Мамык таяклар белән рәсем ясау теләсә кайсы баланы кызыксындырырга мөмкин, бу кызык кына түгел, ә фантазияне, тырышлыкны, игътибарлылыкны, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә. Пумала белән таныш булган балалар өчен мамык таяклар белән рәсем ясау да ниндидер яңалык булачак.

Балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Олимп» яшьләр үзәге белән берлектә, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Куркынычсыз Интернет» дигән уен-квест үткәрделәр. Уен барышында укучылар куркынычсызлык мәсьәләсендә грамоталылыкларын арттырдылар, Интернет челтәрендә очрый торган төрле янаулар белән таныштылар.

Районда һәр оешма, һәр авыл җирлеге, күп кенә битараф булмаган кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузалар: кемдер акча күчерә, кемдер җылы оекбаш бәйли, кемдер башка кирәкле әйберләр китерә. Теләче муниципаль районының Шармыш авылында да безнең солдатларга ярдәм кулы сузучы битараф булмаган кешеләр күп. Һәркем Җиңүне якынайтуга үз өлешен кертергә тырыша. 7 август көнне махсус операциядә булган солдатларыбызга  маскировка челтәрләре үрү өчен материалны кисеп әзерләргә дип авыл клубы бинасында хатын-кызлар җыелды. Читтә калмаган һәркемгә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Укырга бик ярата торган кешеләр бар, әмма сәламәтлек торышы яки башка сәбәпләр аркасында китаплар алу өчен китапханәгә килә алмыйлар. «Китап белән шатлыклы очрашулар» акциясе барышында китапханәче өлкән буынның актив укучыларына вакытлы матбугат һәм  китапларны   өйләренә илтеп бирде. Әлеге очрашу китап алмашу белән генә чикләнмәде: үз укучылары белән әңгәмә корганда китапханәче планлаштырылган чаралар турында да искә төшерде. Өлкән буын китап укучыларыбыз китапханәченең килүен һәрвакыт шатлык хисләре белән каршы алалар, онытмаганнары өчен рәхмәтләрен җиткерәләр. 

8 августта билгеләп үтелә торган Халыкара мәчеләр көненә Шармыш авылы китапханәсендә «Гуляют кошки по страницам» исемле күргәзмә куелды. Биредә яшь укучылар мәчеләр турындагы әдәби әсәрләр белән таныштылар. Күргәзмәдә төп геройлары мәчеләр булган кызыклы китаплар тәкъдим ителгән иде.

Китаплар укып без реаль һәм уйлап чыгарылган дөньяга барабыз, үткәнгә һәм киләчәккә сәяхәт итәбез, дөньяга башка кешеләр күзлегеннән карыйбыз. Бу-кешелек дөньясының төп могҗизаларының берсе.

Балалар «Михаил Зощенко белән бергәләп көләбез» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, язучының әсәрләреннән юмористик өзекләр укыдылар.  Шуннан соң балалар белән укыган әсәрләре буенча фикер алышу оештырылды. Китапханәче биргән сорауларга актив җаваплар алынды, әдәби геройларга характеристика бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International