Иске Җөри авылы модель китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Дару үләннәре" дигән информацион сәгать үткәрелде. Китапханәче Нурия Хәбибуллина оештырган әлеге чараның максаты - укучыларның кызыксынуын үстерү, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү булып торды. Кичә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук, "Дару үләннәре" дигән презентация дә күрсәтелде.
Халыкара светофор көне юлда хәрәкәтне көйләү өчен билгеләнгән беренче автоматик оптик сигнализация җайланмасы барлыкка килү хөрмәтенә билгеләнгән.
Район хуҗалыклары кырларында урып-җыю эшләре бара. 2024 елның 22 августында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге тарафыннан «Шарафиев Р.З.» шәхси хуҗалыгы белгечләре белән берлектә кырларда комбайннарның эшенә агымдагы тикшерү уздырылды. Хуҗалык кырларында барысы 2 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Тикшерү барышында комбайннарның комплектлаштырылувына, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде. Хәрбер комбайн янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр, көрәк, ком, кошма хәм башка кирәк – ярак белән) хәм шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән иде.
Бу символ дәүләтебезнең көчен, бердәмлеген һәм бөеклеген гәүдәләндерә.
Без күпмилләтле мәдәниятебез, Бөек казанышларыбыз һәм ата-бабаларыбызның гаҗәеп батырлыгы белән горурланабыз. Бүген Ак-зәңгәр-кызыл триколор Россиянең барлык почмакларында җилферди, безне бердәм куәтле милләткә берләштерә.
22 августта Россия флагы көне уңаеннан Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән «Илемнең флагы – минем флаг» дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр.
«Добродело» иҗтимагый файдалы Хәйрия фонды Теләче муниципаль районыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм хатыннары өчен хәйрия акциясе үткәрде.
Мәрхәмәтлелек, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу - яшәү рәвешебезгә әйләнеп бара. Яңа уку елы якынлашканда бу тагын да ачыграк күренә кебек.
10 август көнне Теләче авылының «Җиңү аллеясы» нда Хәрби һава көчләре көненә багышланган тантаналы чара булып үтте.
2024 елның 7 августында Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында физика укытучылары секциясе эше узды. Районның физика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Шакирова Альфия Зуфаровна таныштырды.Районның һәр укытучысы 2023-2024 нче уку елында булган эшчәнлеген чагылдырып чыгыш ясады. Теләче муниципаль районы мәгариф бүлегенең методисты Шугаепова Галия Мөхәмәтгалиевна физика фәне укытуда булган яналыклар,укытучылар өчен оештырылачак укулар турында сөйләде.Шулай ук киләсе уку елына куелган бурычлар һәм эш планы белән таныштырды.
Секция эшенә йомгак ясаганда, барлык катнашучылар да каралган мәсьәләләрнең актуальлеген һәм вакытында булуын билгеләп үттеләр.
8 нче август көнне Теләче урта мәктәбендә математика укытучыларының август киңәшмәсе булып үтте. Районның математика укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе Юнусова Розалия Рафкатовна чыгыш ясады.