Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Талантларга бай авылым” дип исемләнгән бәйрәм һәм берләшмәләрнең отчет концерты уздырылды. Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. Сәхнәдән күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, матур җырлар, гармун моңнары, шаяртулар һәм дәртле биюләр яңгырады. Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде.
Казаклар авылы клубында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән иҗади берләшмәләр смотр-конкурсы концерты узды.
Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан 8 март көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Гүзәл хатын-кызлар” дип исемләнгән бәйрәм концерты үткәрделәр. Бу чара матур җырлар, биюләр, юморлар белән үрелеп алып барылды. Кичәдән тамашачы күңел күтәренкелеге белән таралышты.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Мирас” клубына йөрүче ханымнар белән бәйрәм чарасы үтте. Чарада ханымнар ике командага бүленеп үзара ярыштылар, үзләренең зирәклекләрен төрле яктан сынадылар. Шулай ук кичәдә әниләр турында шигырьләр укылды, җырлар җырланды. Китапханәдә куелган “Күңелләргә якты хисләр өстәп, язлар булып балкы, хатын-кыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Бәйрәм бергәләп чәй эчү белән тәмамланды.
23 марттан мәктәпләрдә язгы каникуллар башлана. Торак пунктлардагы юлларда да киеренкелек бермә-бер арта. Чөнки каникул вакытында балалар күп вакытларын урамда уздыралар.
Бу көннәрдә Үзәк авылы мәдәният йортында кабат эш кайный. Үзәк һәм Шармыш авыллары апалары хәрби операциядәге егетләргә җибәрергә маскировка челтәре өчен материал эзерли.
Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен чаралар күрү – һәркемнең бурычы.
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүчеләр, хезмәт ветераннары, Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән кайнар котлыйм. Сезгә сәламәтлек, иминлек, авыр һәм тынгысыз хезмәтегездә уңышлар телим. Киләсе көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхеттә яшәгез.
Олы Нырсы авыл җирлегендә урнашкан сайлау участогында 98 яшьлек сугыш ветераны Алексей Иванович Писарев та сайлауга килеп, үз тавышын бирде.
- Уеннарда 8 команда катнашты. 56 уен уйналды. Ел дәверендә барган уеннарның җиңүчесе Иске Җөри хоккей командасы. Җиңүчеләргә кубокны Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин тапшырды. Шулай ук бүгеннән плей -офф уеннары башланып китте. Анда да сигез команда көч сынашачак, - диде районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Ибраһимов.