Хәзергесе вакытта 97 процент халык үзенең тавышын биргән.
Сайлаучыларны гармунчы егетләр каршы ала.
Биредә җыр, бию тынып тормый. Сайлаучыларның 90 проценты үз тавышларын биргән. Бүген ил сагында булган, кыска вакытлы ялга кайткан Илшат Мөхәммәтҗанов та гражданлык бурычын үтәде.
Райондашларыбыз бик актив, үз тавышларын бирергә үзләре генә дә, гаиләләре белән дә киләләр. Мәсәлән, Теләче авылыннан Ильмир -Диләрә Сагировлар да, кызлары Ясминә, уллары Дамир белән килде. Алар "Сайлауга гаилә белән!" фотоконкурсында катнашырга уйлыйлар. Уңышлар аларга!
Татарстан Республикасында эшләмәүче 45 624 пенсионер авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә акча ала. Моның өчен авыл кешесе картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эш стажы тупларга һәм эшләмәскә тиеш.
Бүген, ягъни 12 март көнне, “Киләчәк” яшьләр үзәгендә Казан вертолет заводы акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән очрашу булып үтте. Әлеге очрашуга районның мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы райондашларыбыз, авыл җирлекләре башлыклары чакырулы иде.
Сауш авыл китапханәсендә китапханәнең актив китап укучылары белән "Тормыш яме – әнкәй хатын – кыз" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы турында сөйләнелеп, танылган хатын-кызлар турында язылган китапларга, яңа журналларга күзәтү ясалды. Китапханәгә килгән хатын-кызлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, китапханәче әзерләгән уеннарда һәм викторинада актив катнаштылар, үзләренең яраткан шигырьләрен укып, яшьлек җырларын искә төшерделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
7 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан “И, хатын-кыз, сиңа эндәшәмен, зур сере син шушы дөньяның!” дип исемләнгән КВН үткәрделәр. Катнашучылар ике командага бүленеп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. “Кояшкай” һәм “Тамчылар” командасы үз исемнәрен сайлагач, биремнәр үтәделәр. Биеделәр, җырлар да башкардылар, сүзләр төзеделәр, мәкальне дәвам итү, ромашка чәчәге таҗларына язылган сорауларга җаваплар да таптылар. Командалар бик матур чыгыш ясадылар һәм бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә 6 март көнне “Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырланган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.
Иң күркәм, иң якты бәйрәм, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Теләче балалар китапханәсендә «Март аенда бар шундый көн» дигән иншалар бәйгесе булып узды. Бәйгедә Теләче урта мәктәбенең кече сыйныф укучылары катнашты. Әниләрне 8 Март - хатын-кызлар бәйрәме белән котлау, инша язу өчен менә дигән мотивация. Иң яхшы текст өчен беренче, икенче һәм өченче урыннарга грамоталар бирелде, барлык катнашучылар белән бергә уртак фотога төшелде. Китапханәдә әлеге матур чара уңаеннан, дөньяның күренекле хатын-кызлары турындагы материаллардан китап күргәзмәсе оештырылды.
Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары (җитәкчеләре Тимербайева Ф.М.) Олы Нырсы мәктәбенең инновацион спорт мәйданчыгында "Нәниләр чаңгы юлы"нда катнашып кайттылар . 2023 нче елдан әлеге ярышлар Россия Кораллы көчләренең Украинадагы махсус хәрби операциясе барышында һәлак булган якташыбыз, күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән Дмитрий Павлович Дормидонтов истәлегенә багышлана.