“Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз”

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

“Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” Халыкара акциясе-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә укуга, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләүгә ярдәм итү буенча зур масштаблы чара.

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле һәм фаҗигале көннәре елдан-ел ераклаша барып, тарихта калды. Ләкин халкыбыз кичергән ул кайгы-хәсрәтләр һичкайчан онытылмас...  Бөек Ватан сугышы тәмамланганга, никадәр вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Дәһшәтле сугыш еллары истәлекләре турында сугыш кичергәннәрдән ишетү хәзер мөмкин түгел диярлек.

Ә китаплар чын вакыйгаларның рухи дәвамы, буыннар хәтерен саклаучылар булып торалар.  7 май көнне Айдар авыл китапханәсе  Самара өлкә балалар китапханәсе игълан иткән “Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз” дип исемләнгән XV Халыкара акциядә  катнашты .

 Кычкырып уку өчен А. Митяевнең «Подвиг солдата», А. Шамовның «Соры мәче», М. Зощенконың "Храбрые дети", Хәйдәрнең “Солдат абый”, М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”  һәм башка китаплары сайлап алынды.

Сугыш турында әсәрләр уку, ватанпәрвәрлек һәм үз илебез өчен горурлык хисләре тәрбияли, китаплар аша без ата-бабаларыбызның батырлыкларына, каһарман геройларыбызга хөрмәт белән карыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International