Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын". Казаклар авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Без шинельсез солдатлар идек” исеме астында тыл ветераны Нургалиева Садыйка апа һәм сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрде. Кунаклар укучыларга үзенең сугыш чоры балачакларын искә алып, хатирәләрен сөйләп үтте. Укучылар чабата, бәрәңге кәлҗемәсе, алабута һәм аның орлыклары кебек төшенчәләре белән таныштылар, шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.