ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2024 ел
җомга

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән.

2024 елның мартында "Ялкын" балалар журналына 100 ел тула. Бу истәлекле дата уңаеннан Кече Кибәхуҗа урта мәктәбендә китапханәче "Син журналлар укысаң, миллион могҗизалар белерсең!”. Ул «Ялкын» журналы тарихы, аның беренче төзүчеләре белән таныштыра, ә журналның башлангычында Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш тора, аның кызыклы бүлекләре һәм яңа конкурслар турында. Балалар кызыксынып тыңладылар, үз фикерләрен белдерделәр.

Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел, һәм бу – тискәре нәтиҗәләргә китерә. Алар авырлыклардан чыгу юлын наркотик, тәмәке төтененнән, аракыдан эзлиләр, ә бу исә төрле җинаятькә илтә.

Рамазан ае уңаеннан, Айдар авылы китапханәсендә «Рамазан - нурлы ай, мең савапка тулы ай!» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде.

Шуны истә тоту мөһим: терроризм белән көрәшергә генә түгел, ә кисәтергә, кешеләргә үз яки башкаларның тормышларын саклап калу өчен гади белемнәр белән коралланырга ярдәм итәргә кирәк. Экстремизм һәм терроризмны профилактикалау максатыннан Шармыш авыл китапханәсендә барлык категория укучылары өчен «Терроризм җәмгыятькә куркыныч» мәгълүмати стенды янында «Людям планеты - мир без тревог и слез» дигән исем астында күзәтү узды. Стендтан китап укучылар терактларны кисәтү, терроризмга каршы тору, теракт булган очракта үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында мәгълүмат белән таныштылар.

Гаилә – тормышыбызда һәрберебез өчен иң мөһиме. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәткә өйрәнәбез. 12 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда гаиләнең хәзерге җәмгыятьтәге роле, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук гаиләдәге җылылыкны ничек булдыру турында сөйләүче һәм гаилә белән уку өчен матур әдәбият тәкъдим ителде.

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Алдынгылар  Хәрәкәте  активистлары тарафыннан Россия тарихы буенча  квиз үткәрелде . Бу уен балаларның игътибарын үз Ватанының тарихына, аның традицияләренә һәм мәдәни үзенчәлекләренә, бөек тарихи вакыйгаларга җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Тарихи квиз катнашучыларда командада эшләү, тиз арада чишелеш табу күнекмәләрен формалаштыра, шулай ук тарихны өйрәнүгә этәргеч бирә. Уен белән безнең мәктәпнең тарих укытучысы Гыйләҗева Элеонора Рәис кызы җитәкчелек итте. Балалар уенда бик теләп катнаштылар  һәм сорауларга дөрес җаваплар бирделәр.

Кама Тамагында 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында мини - футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына ярышлар узды, анда балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Илнар Камилевич Назмутдинов командасы катнашты. Безнең команда барлык уеннарда җиңү яулады һәм 1 урынны алды.

Әлеге ярышларда балалар сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Виктория Евгеньевна Белоусова командасы катнашты.

Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Язлар матур хатын-кызлар белән..." дип исемләнгән КВН булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International