ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Безнең Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучылары Гарипова Динә, Гайнетдинова Назлыгол «Кулибины ХХI века» яшь уйлап табучылар республика олимпиадасының муниципаль этапабында җиңүче булдылар. Җиңучеләрне котлыйбыз,  алдагы турда уңышлар теләп калабыз. Җитәкчеләре: Шакирова Ә.З.

Баландыш авыл китапханәсендә 19 нчы март көнне Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгына "Кырым Россия тарихында" дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Рус язучылары өчен Кырым һәрвакыт курорт кына түгел, ә изге урын булган.

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында, "Алдынгылар хәрәкәте" вариатив компонентын тормышка ашыру кысаларында "Уенчык бүләк ит"акциясе узды, мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары, балалар бакчасының иң кечкенә тәрбияләнүчеләренә уенчыклар бүләк иттеләр.

19 март көнне Теләче үзәк китапханәсендә китап укучылар игътибарына «Коррупции – Нет!» дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә куелды. Анда укучыга  коррупция турында вакытлы матбугатта чыккан мәгълүмат, буклетлар, ришвәтчелек проблемасы чагылдырылган әдәбият тәкъдим ителде. Күргәзмәдәге А. Грибоедовның «Горе от ума», А. Пушкинның «Дубровский», Н. Гогольнең «Ревизор», А. Островскийның «Гроза», «Пучина»,  Д. Мамин-Сибирякның «Хлеб», М. Салтыков-Щедринның «Господа Головлевы», «Письма к тетеньке», Ильф и Петровның «Золотой теленок» әсәрләре укучыларда кызыксыну уятты.

Квалификация күтәрү курслары кысаларында безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базасында, Арча, Кукмара, Теләче районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында заманча алымнар"  дигән темага республика күләм семинар булып узды. Семинар барышында педагогларга дәресләр, музыкаль күренешләр,чыгышлар күрсәтелде.

Теләче үзәк китапханәсендә ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның 70 еллыгына багышланган "Язганында тарих җиле" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар авторның иҗаты һәм иң популяр булган «Утлы дала», «Җидегән», «Сөләймән солтан», «Тозлы яра», «Сәет Батыр», «Нәзер», «Ир канаты», «Татар яугирләре», «Могихан», «Казан Дастаны» кебек китаплары белән таныша алалар.


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БДБ) инициативасы буенча Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне ел саен 24 мартта уздырыла.

Әлеге чараны үткәрүдән максат халыкны әлеге авыру һәм профилактика чаралары, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау турында мәгълүмат бирү булып тора.


22
март, 2024 ел
җомга

18 март көнне Үзәк урта мәктәбендә "Живая классика" Бөтенроссия шигырь сөйләүчеләр  конкурсының муниципаль этабы үтте. Безнең Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбеннән 6 нчы сыйныф укучысы Саруханян Милена,    7 нче сыйныф укучысы Җаббарова Фәридә, 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Динә  чыгыш ясадылар. С.Милена  I  урынга, З.Фәридә IIурынга, Г. Динә III урынга лаек булды. (Җитәкчеләре Хасаншина Р.Ф., Җаббарова Г.Н.). Җиңучеләрне котлыйбыз,  алдагы турда уңышлар теләп калабыз.

 

Быел да 16 март көнне мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде.  Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булды.  Аларның барысы да (олысы да, кечесе дә)  ботка, кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.

Татар халкы мәзәкләргә бай. Мәзәкләр күңелне күтәрә, кәефне яхшырта. Аның төп идея-эстетик кыйммәте тормыштагы төрле тискәре күренешләрне сатира-юмор ярдәмендә фаш кылуы, әдәп-әхлак нормаларын ныгытуга, кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында югары рухи сыйфатлар тәрбияләүгә ярдәм итүе белән билгеләнә.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International