Егет-кызларга уңышлар теләргә, аларның район тормышында актив урын тотканнары өчен рәхмәт җиткерергә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин да килде. Һәрчак хәрәкәттә булган алдынгылар эшләгән эшләренә хисап ясадылар, уй-планнары белән уртаклаштылар. Соңыннан алар төрле мастер - классларда катнаштылар.
«Киләчәк» яшьләр үзәгендә «Әйдә шаярт!» КВН Татар лигасының район этабы узды.
Чарада 2023 елга анализ ясалды, 2024 елга бурычлар билгеләнде.
Ул "Ихлас" мәчетендә булды. Теләче авылында булачак яңа мәчет урынын карады, проектлары белән танышты. Шулай ук ифтар мәҗелесендә дә катнашты.
Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә.
Нәкъ менә шул көнне, 2014 елда, Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. 19 мартта Айдар авыл китапханәсендә Кырымның Россия белән берләшү көненә «Кырым Россия тарихында» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Анда китапханә фондыннан китаплар, Кырым тарихы, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте, Кырымның Россия өчен Екатерина II заманыннан бирле мөһим төбәк булуы, Россия белән берләшүе, шулай ук Кырым һәм Севастополь турында әдәби һәм тарихи әсәрләр тәкъдим ителде.
Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмә үткәрделәр. Алар әңгәмә барышында балаларга никотинның кеше сәламәтлегенә тәэсире турында сөйләделәр. Тәмәкегә күнегү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, һәм мондый бәйлелектән котылу бик кыен. Тәмәке тарту иң киң таралган зарарлы гадәтлщрнең берсе булып торганы һәркемгә ачык. Балаларга тәмәке тартуның организмга нинди зур зыян китерүе хакында тулырак мәгълүмат бирелде. Яшүсмерләр начар нәтиҗәләрдән качу, үзләрендә бу теләкне булдырмка дигән мөһим карарга килделәр.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә коррупциягә каршы көрәш уңаеннан “Закон һәм җәмгыять коррупциягә каршы” исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга исәпләнгән. Күргәзмәгә нигезләнеп, китапханәгә килгән укучыларга коррупциянең барлыкка килү сәбәпләрен һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин булуы турында аңлатылды. Әңгәмәдә катнашучылар хәзерге вакытта зур игътибар бирелүче коррупция һәм аның җәмгыятьнең төрле өлкәләренә тискәре йогынтысы турында файдалы мәгълүмат алдылар.
Вахит Имамов - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Вахит Имамов 15 китап авторы. Ул үзенең китапларына материал җыюын, нигездә, татар халкының азатлык өчен көрәшенә багышлануын әйтә. Аларда автор укучыларга азатлык хәрәкәтендә катнашкан курку белмәс бабаларының исемнәрен җиткерә. Язучы Вахит Имамовның 70 еллыгына авыл китапханәсендә киң даирә укучылары өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәдә укучылар авторның иҗаты һәм популяр китаплары белән таныша алачак.
Бу көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре әңгәмә үткәрделәр. Алар Кырым ярымутравының Россия тарихында нинди роль уйнавы һәм Кырымның Россия белән берләшүе алдыннан нинди вакыйгалар булганы турында кыскача мәгълүмат бирделәр.