ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 28 гыйнварында ДООЦ өстәмә белем бирү педагогы Р.Г. Хәбиров һәм Теләче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Б. Р. Сәлахиев җитәкчелегендәге 2010-2011 елгы егетләр командасы «Мәктәпкә Мини – футбол " Бөтенроссия проектының төбәк этабында Чемпион булдылар.

Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулды. 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ленинград батырлыгы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы  хәтерне балалар күңелендә  саклау максатыннан үткәрелде.


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

31 гыйнвар көнне безнең районда 1-11 сыйныф укучылары һәм районның олы яшьтәге халкы арасында чаңгы ярышлары узды.

Җиңүчеләрне   Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ идарәсе дәүләт инспекторы Кыямов Л. Т.һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. бүләкләде.  Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы әлеге бәйгедә лаеклы1 нче урынны яулады. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Теләченең  №2 нче балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре арасында 2 елга бер тапкыр  үткәрелә торган “Яшел ут” конкурсының район туры булып үтте. Район турында барлыгы Теләченең №1, №2, №3, Олы Мишә мәктәбенең мәктәпкәчә торкеменнән  5 тәрбияче көч сынашты. Комиссия членнары (Киямов Ленар Тәлгать улы, Сәетова Анна Николаевна, Ягафарова Гүзәл Нәҗип кызы) конкурсантларның белемнәрен 3 юнәлештә сынадылар: юл йөрү кагыйдәләре буенча экзамен (регламент 20 мин), материаллар тупланмасы, юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль (регламент 10-15 мин).

Русия президенты Владимир Путин 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан 27 гыйнвар көнне  Баландыш төп мәктәбендә Гаилә елына багышланган  сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар видеоролик карадылар,рәсемнәр,плакатлар ясадылар.

26 гыйнварда  Теләче муниципаль районы администрациясендә «Туган ил минем өчен нәрсәдән башлана» сочинениеләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы һәм Теләче муниципаль районы прокуроры Нурия Нургаяз кызы Сабирҗанова җиңүчеләрне чын күңелдән котладылар.

Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 80 ел тула. Яшь буынны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, 900 көнлек Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Баландыш авылы китапханәсендә «Ленинград блокадасы – тарихның онытылмас бите» дип исемләнгән чара үткәрелде.

Ыргак белән ачык салфеткалар бәйләү дә кул эшләре арасында иң киң таралган бәйләү ысулы булып тора. 26 гыйнварда Алан авыл китапханәсе китапханәчесе, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Алан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Тылсымлы йомгак» дип аталган ыргак белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрде.

27 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Незатихающая боль блокады...» дигән батырлык дәресе үткәрелде. Әлеге дәрес яшь буында әхлакый һәм патриотик тәрбия формалаштырырга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Бары тик үткәннәрне хөрмәт белән искә алганда гына чын шәхес, лаеклы гражданин тәрбияләргә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International