ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Шәтке мәдәният йортында клуб мөдире һәм китапханәче «Педагог һәм остаз елы» кысаларында “Яшәү генә түгел, сәламәт булу кирәк” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Сөйләшү кешеләр өчен сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында барды, ягъни сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен  эш һәм ял режимы, баланслы туклану, җитәрлек хәрәкәт активлыгы, зарарлы гадәтләр булмау, шулай ук тормышка уңай караш кирәклеге турында булды. Катнашучылар  сәламәт яшәү рәвеше , файдалы гадәтләр турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр.  Алар алдында табиб, Казан шәһәре медицина хезмәткәрләре ветераннары советы рәисе Габдуллина Хәния Хәбибрахман кызы чыгыш ясады, ул үз сәламәтлегеңне  ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.

2005 нче елдан башлап Рәсәйдә 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 2 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә "Халыклар дуслыгы китап битләрендә" дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Китапханәгә килүче балаларга бәйрәмнең асылы, килеп чыгу тарихы турында мәгълүмат җиткерелде. Россиянең күпмилләтле булуы турында сөйләнде.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә.  

«Бердәмлек» төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. 3 ноябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без бердәм булганда көчле” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада – Халыклар бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебез тарих сынауларын җиңеп чыгуы турында сөйләнде.

Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре видео экскурсия ярдәмендә балаларны Кызыл китаптагы хайваннар белән таныштырдылар, ни өчен бу хайваннарның дәүләт саклавында булуы турында сөйләделәр. Чара барышында катнашучылар  викторина сорауларына җавап биреп, хайваннар турында табышмаклар чиштеләр. Китап-иллюстратив күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият һәм хайваннарның төсле фотолары балаларга конкурс сорауларына җавап бирергә ярдәм итте.

Безнең балалар мәктәп каникулларын, бигрәк тә көзге каникулларны түземсезлек белән көтәләр, чөнки озын җәйге каникуллардан соң мәктәпкә ияләнү  җиңел түгел. Һәм менә ике ай уку артта калды, дәресләрдән ял итәргә дә, йокларга да, яраткан эшләрең белән шөгыльләнергә дә була. Ләкин каникуллар ял итү өчен генә түгел китап уку вакыты да бит. Максабаш авыл китапханәсендә "Каникулда китап белән" дип исемләнгән чара узды. Балалар кызыклы китаплар белән танышып, сайлап алып укыды һәм бер-берсенең укыганын тыңлады.

Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер билгесе. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. 3 нче ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе  берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.

Этот день занимает особое место среди государственных праздников современной России. В честь этой знаменательной даты библиотекари Старозюринской сельской библиотеки   совместно с дошкольным учреждением, провели информационный час на тему: “Без бердәм, без – бербөтен”. Они  рассказали историю  возникновения праздника, подвигами наших предков во имя независимости Родины, а также о традициях празднования, его значении для России.

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әдәбият илебез турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат белергә ярдәм итә. Биредә илебез тарихы турында сөйләүче энциклопедияләр дә тәкъдим ителде. Шулай ук әлеге көнгә «Сказки народов России» исемле күргәзмә эшләнде. Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, «Дарю тепло» акциясенә кушылып, китап күргәзмәләре янында бәйрәмнең тарихи вакыйгалары, суверенитет һәм дәүләтчелек юлында халкыбыз кичергән сынаулар, җирдәге тынычлык кыйммәтләре турындагы темаларга багышлап әңгәмәләр үткәрелде.

В начале мероприятия присутствующим было рассказано об истории праздника, о государственной символике России. Вместе с детьми подчеркнули, что для россиян День народного единства - праздник дружбы и объединения, праздник любви и согласия. В ходе мероприятия дети разгадывали загадки, отвечали на вопросы тематической викторины.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International