Яңа ел ул чын могҗиза. 5 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм чарасы уздырдылар. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Ахырдан балалар өчен лотерея уйнатылды. Бәйрәм чарасыннан барлык балалар да бик канәгать калдылар.
11-13 гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә 2006-2007 нче елгы егетләр арасында көрәш буенча «Татарстан яшьләре» газетасы призына Татарсан Республикасы беренчелеге узды.
Яңа елга әзерлек буенча район бәйгесендә белем бирү оешмалары арасында беренче урынга Олы Мишә мәктәбе, икенче урынга Шәтке, өченче урынга Үзәк һәм Югары Кибәхуҗа мәктәпләре лаек булды! Котлыйбыз!
2024 нче ел Татарстанда фәнни-техник үсеш елы дип игълан ителде. "Фән серләр ача" күргәзмәсендә төрле темаларда технологик иҗат үсеше өчен энциклопедияләр һәм кулланмалар тупланган. Монда укучылар бөек галимнәрнең тормышы һәм иҗаты, ачышлар тарихы, фәнни экспериментлар турында китаплар табачаклар. Әлеге күргәзмә бер ел дәвам итәчәк. Килегез, укыгыз, бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алыгыз.
Субаш авыл клубында китапханә белән берлектә, балалар өчен “Эх, күңелле балачак!” дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә балалар өчен төрле кызыклы уеннар уйнатылды, костюмнар парады булды, балалар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар. Кыш бабай һәр балага үзе белән алып килгән күчтәнәчләрен өләште.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә татар әдәбиятының классик язучысы, шагыйрь, журналист, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулу уңаеннан, “Татар театр сәнгатенә нигез салучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
Китапханәче Махмутова Г.В китап укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Иске Җөри авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Балачаклы Яӊа ел" дигән исем астында балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә барлык балалар әти-әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай бәйрәм барышында иң яхшы җырлаучы, шигырь сөйләүче балаларны бүләкләде.
Факил Сафин - танылган прозаик, журналист филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, шулай ук ТР Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Китапханәче балаларны командада эшләргә, укучыларның танып белү сәләтен үстерергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белү белән кызыксынуга, һәм белем алу киңлеге, кызыксынучанлык кебек сыйфатларга уңай бәя бирергә, балаларны белем туплауга, мәгълүмат эзләүгә өйрәтте. Китапларны кызыксынып укырга чакырды. Чарада балалар үз фикерләрен белдерделәр. Шулай ук хәзерге дөньяда белем һәм фәннең әһәмиятле мәсьәләләрен нигезләү буенча сөйләшү мөмкинлеге дә булды.
Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән бергәлектә балалар өчен “Кышкы могҗизалар” дип исемләнгән лотерея билетлары уйнатты. Барлык катнашучы балаларга да отышлы лотерея билетлары өләшенде. Чара барышында әдәби викторина да үткәрелде. Анда балалар әдәби геройларның исемнәрен, төрле персонажларның кем булуын һәм кайда яшәгәннәрен ачыкладылар, шулай ук төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр, чарадан бик канәгать калдылар.