Традиция буенча, Яңа ел каникуллары чорында Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатыннан саф һавада «Уку - акыл өчен, спорт - сәламәтлек өчен” дип исемләнгән кышкы уеннар уздырды.
Могҗизаларга бай булган бу бәйрәмне алар ел әйләнәсе түземсезлек белән көтеп алалар. Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның шушы теләкләрен исәпкә алып, “Кыш бабайда кунакта” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, яраткан әкият геройлары катнашты. Уеннар, күңелле җырлар, дәртле биюләр, китапханәдә китаплар ярминкәсе - болар барысы да балаларның күңелендә әле озак сакланыр!
Балачакта һәрберебез Кыш бабайдан бүләкләр көтеп, могҗизага өметләнеп, аңа хат язабыз. Балалар кызыклы уеннар да яраталар. Призлыларын бигрәк тә. Моңа Яңа ел лотерясы ярдәм итә. 7 нче гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Бәхет кемгә елмая” дип исемләнгән балалар лотереясы үткәрделәр. Бу чара елдан ел традициягә әйләнеп бара. Балалар бик теләп катнашалар. Лотерея уйнату уеннар белән үрелеп барды.
Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләрнең үтәлеше белән әкият могҗизалары һәм тылсым бәйрәме. Иске Җөри авыл модель китапханәсендә дустанә мохиттә «Территория волшебства» күңел ачу-уен программасы үтте. Китапханәчеләр балалар өчен кызыклы конкурслар әзерләделәр, анда барысы да актив катнаштылар һәм призлар алдылар. Шулай ук чарада катнашучылар бер үк вакытта ике кул белән рәсем ясауда үз көчләрен сынап карадылар. Алар кәгазьгә генә түгел, ә интерактив өстәлнең тылсымлы экранында ясадылар.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә балалар кыш турында «Снежная - нежная сказка Зимы» исемле әкиятне карадылар. Кыш-елның искиткеч вакыты. Анда бик күп тылсым һәм матурлык бар, һәм бу шулай ук күңелле вакыт. Чара барышында балалар әкиятләр карап кына калмадылар, ә күп яңалыклар белделәр: урман хайваннары ничек кышлый, кем йокыга китә, кем кырларда, урманнарда кар өстендә йөгерә, эзләрен бутый. Чара ахырында, яраткан әкият геройларын сайлап, балалар аларны рәсемгә төшерделәр. Бөтен чара мультфильмнардан күңелле музыка һәм яхшы кәеф белән үрелеп барды.
Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Ап-ак карлы, могҗизалы Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп торырга язсын.
Ул татар театрына нигез салучыларның берсе һәм драматургия классигы булып санала. Аның пьесалары Казан театрлары сәхнәләрендә бара һәм хәзер дә популяр. Танылган драматургның 145 еллыгына китапханәдә “Галиәскар Камал –халык драматургы” дигән китап күргәзмәсе төзелеп, укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплар һәм журналлар, китапханә фондыннан аның әсәрләре тәкъдим ителде.
Башка халыклар иҗатындагы кебек, татар халык авыз иҗатында да төрле жанрлар арасында күләме белән дә, әдәби һәм тарихи-эстетик кыйммәте ягыннан да әкиятләр әһәмиятле урыннарның берсен алып тора.
Балалар китапханәдән чыкмыйча, дөньяның теләсә кайсы почмагына сәяхәт иттеләр. Ел саен җирдә табигатьнең тигез почмаклары азрак кала, анда чүлләрнең, далаларның, урманнарның һәм тауларның беренчел кыяфәтен күрергә мөмкин. Балалар интерактив глобус аша илнең төрле почмакларында яшәүче хайваннар, истәлекле урыннар белән таныштылар.
Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Максабаш авылы китапханәсендә балалар өчен “Кышкы каникулда – күңелле китап белән” дип исемләнгән чара уздырылды һәм китап күргәзмәсе эшләнде. Укучылар кыш турында язылган әкиятләр, шигырьләрне кычкырып укыдылар, үзләренә ошаган китапларны өйләренә дә алдылар.