Традиция буенча, Яңа ел каникуллары чорында Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балалар белән сәламәт яшәү рәвеше алып бару максатыннан саф һавада «Уку - акыл өчен, спорт - сәламәтлек өчен” дип исемләнгән кышкы уеннар уздырды. Кар күплеге һәм көчле салкыннар да урамда вакыт үткәрү өчен киртә булмады. Балалар рәхәтләнеп кышкы уеннар уйнадылар, конкурсларда һәм эстафеталарда актив катнаштылар. Катнашучылар үзләрен оста һәм җитез итеп күрсәттеләр. Чара азагында барысы да кызып-кызып карда яшерелгән хәзинәне эзләделәр. Бу уенда җиңүчеләр һәм оттыручылар булмады - барысы да призлар алды. Ачык һавада күңел ачу, хәрәкәтләнүче уеннар уйнау балаларга шатлык һәм сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә.